Үзара салым: берне бирмичә, дүртне алып булмый  

Татарстанда үзара салым программасы турында ишетмәүче кеше юктыр, булса да, сирәктер. Аның ярдәме белән республиканың башка зур программалары кереп җитә алмаган авыллар юллы булды, зират, һәйкәлләр төзекләндерелде, урамнар яктыртылды, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштырылды, су проблемалары хәл ителде. Яхшы бит: җыелган акча читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылда шактый зур эшләр башкарыла. Кыскасы, хезмәт нәтиҗәсе – күз алдында. Тик шулай да кайсыдыр җирлектә яшәүчеләр 1000, 1500әр сум акча биргәндә, башка урыннарда икенче берәүләр 200 – 300әр сум акча да җыя алмый. Хикмәт нидә? Халыкның битарафлыгымы, әллә җирле үзидарәләрнең эшләп җиткермәүләреме? Бу сорауларны без үзара салым программасы буенча уңышлы эшләгән һәм референдум узмаган җирлек башлыкларына бирдек.

Исәптә – бар, санда – юк

Питрәч районы Богородский авыл җирлеге – республикада иң зурысы. Ул җиде авылны берләштерә: Көек, Богородский, Черниково, Гильдеево, Ильинский, Камыш һәм Беренче Май. Биредә рәсми рәвештә 10 меңнән артык кеше теркәлгән. Җирле үзидарә башлыгы Фәрит Фәизов сүзләре буенча, чынлыкта, яшәүчеләр ике тапкыр күбрәк, ягъни 25 мең тирәсе булырга тиеш. Чагыштыру өчен, 2019 елгы рәсми мәгълүматлар буенча, Теләче районында 13841 кеше яши. Җирлектә балалар да күп туа. Халыкның күпчелеге Көектә көн итә. Милләтләр буенча да төрлелек зур. Татары да, русы да, әрмәне дә, таҗигы да бар.

– Җирлекнең төп халкы аз калгандыр бездә дип уйлыйм. Читтән кайтып урнашучылар шактый. Себердән кайтучылар аеруча күп, – ди Фәрит Фәизов.

«Бу кадәрле халык яшәгән җирлектә үзара салым программасы ничек эшли соң?» –  дип кызыксындык җитәкчедән. 2017, 2018 елларда тавыш бирүчеләр җитәрлек булгач, референдум булган. Ә менә узган ел халыкның 22 проценты гына тавыш биргән. Шунлыктан, үзара салымны җыймаска, дигән карар чыгарылган.

– Халыкның 80 проценты Казанга йөреп эшли. Күпчелеге шунда теркәлгән. Андыйлар белән сөйләшүдән мәгънә юк. Мәсәлән, Көектәге «Светлый» комплексында яшьләр яши. Үзләре Казанда әти-әниләре фатирында теркәлгән. Чынлыкта алар бар, ә документта юк. Теге яки бу проблеманы хәл итәргә тотынсак та, ихтыяҗны дәлилләп булмый. Чөнки балалар туа – алар монда күрсәтелми. Юллардан йөриләр – башка җирдә теркәлгәннәр, – дип көрсенә Фәрит Фәизов. – Яшьләрне аңлыйм да. Аларның фатир, машина өчен кредит түлиселәре бар. Мәсәлән, шул ук «Светлый» торак комплексының юлы, уты, суы бар. Ул нишләп күрше урамга юл салыр өчен акчасын бирсен инде? Шуңа күрә узган ел җирле үзидарә советы карары белән үзара салым җыю буенча инициатива күрсәтмәдек. Теләүчеләр дә бар, әлбәттә. Ләкин андыйлар аз.

Барысы да җитеш, дияр идең, алай түгел шул. Җирлекнең проблемалары баштан ашкан югыйсә. Халык юлсызлыктан, газсызлыктан, «бөке»ләрдән, җәен сусызлыктан, мәктәп һәм садиклар, сырхауханәләр җитмәүдән зар елый.

– Бистә эчендә 120 чакрым юл сузылган. Районның юл бюджеты 19 млн сумны тәшкил итә. Ә аның 19 җирлеге бар. Бөтен җирдә кеше яши. Каян җитсен ул акча? Көек белән Богородский авыллары арасында бөтенләй юл юк. Халык кырдан йөрергә мәҗбүр. Язын-көзен ни кереп, ни чыгып булмый, – ди Фәрит Фәизов.

Барысын булмаса да, үзара салым акчасына кайбер проблемаларны хәл итәргә дә булыр иде югыйсә. Шушы кадәр халыктан җыелган акча, тагын дүрткә тапкырланып, әллә нинди эшләр башкарырга мөмкинлек бирер иде дә бит. Кызганыч, моны аңлаучылар бик аз, дип көрсенә җирле үзидарә башлыгы.

– Халыкның күпчелеге 1 сум бирмичә генә 4не алырга тели. Ләкин алай гына булмый бит. Республика җитәкчелеге дә булыша, әлбәттә. Барлык программаларда да катнашабыз. Тик авыллар зур тизлек белән үсә, булган инфраструктура гына җитми, – дип нәтиҗә ясый Фәрит Фәизов.

Тавыш бирергә килүчеләр саны аз булу сәбәпле, узган ел Югары Осланда да референдум узмаган иде. Монда 4255 кешенең нибары 1934е генә катнашкан. Бу – 45,45 процент дигән сүз. Искәртеп узабыз: карар кабул ителер өчен, анда катнашучыларның 50 проценты яклап тавыш бирергә тиеш. Биредә яшәүчеләргә 400 сум күләмендә акча җыелырга тәкъдим ителгән. Ләкин, кызганыч, күпчелек кеше битарафлык күрсәткән. Эшлисе эшләр дә зурдан булган югыйсә. Җыелган акчага Югары Осланда җәяүлеләр зоналарын, күперләрне төзекләндерү һәм Киров исемендәге бистәдә зиратка юл салу планлаштырылган булган. Күрәсең, бу эшләр халык өчен бик үк актуаль түгел.

Аңлату җитми…

Питрәч районының Богородский авыл җирлегендә үзара салым җыелмауның төп сәбәбен халыкның «шәһәрләшү»ендә, «миңа кирәкми, сиңа да булмасын» дигән принципка таянып яшәвендә дип аңладык. «Кредитлар түләүче яшьләрнең хәлен аңлаучы» җирле үзидарә башлыгының алар белән аңлаша алмавындадыр да, бәлки…

Шушы көннәрдә журналистлар белән очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров егерме ел эчендә республика авылларындагы халыкның 100 меңгә кимүен һәм бүген ул 900 меңне тәшкил итүен әйткән иде. Авылда аеруча эшкә яраклы яшьтәгеләр азайды. Шушы еллар эчендә 80 мең яшь кеше авылларны калдырып чыгып киткән. Бары тик Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләргә якын булган Питрәч, Биектау, Лаеш, Яшел Үзән, Тукай районнары авылларында гына халык саны арта.

Үзара салым җыю буенча эре калаларга якын авылларның барысында да шул ук хәлме икәнлеген белешер өчен без Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Адел Даутов белән элемтәгә кердек. Әлеге җирлек алты авылны берләштерә. 5500 кеше теркәлгән, яшәүчеләр исә 16 меңгә җитә. Ул исә, киресенчә, районның Чаллыга якын булуы үзара салым җыюга ярдәм генә итә, дип санавын әйтте. Биредә ике ел рәттән халык 1әр мең сум акча җыйган.

– Чаллыга якын территория булгач, бик күп йортлар төзелә. Авыллар тиз үскәч, инфраструктура белән авырлыклар туа. Бюджет хисабына гына юлларны төзекләндерергә өлгермиләр, урамнарны яктырту, уен һәм спорт мәйданчыклары ихтыяҗы артты, – ди Адел Даутов.

Программа республикада җиде ел эшләсә дә, бу җирлектә ике ел элек кенә башланган икән.

– Халыкка барысын да аңлатып җыелышлар уздыргач, алар бик актив катнашты. Бирми калучылар бармак белән генә санарлык дип әйтсәң дә була. Үзләреннән инициатива күрсәтүчеләр булу аеруча сөендерә. Чаллыдан күченеп кайтучылар бу программаның бик уңышлы икәнен аңлап алды. Чөнки алар җыелган акчаның максатчан тотылуын төгәл белә. Миңа калса, бу – иң нәтиҗәле программаларның берсе, – ди җитәкче.

Ике елда җыелган акчаның иң зур өлеше юллар салуга тотылган. Моннан тыш, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелгән, урамнарга ут яктырткычлар куйганнар.  Эшләгән эшләрне халык үзе контрольдә тоту да ышаныч уята.

– Минем фикеремчә, референдум узсын өчен, халыкка мәгълүматны дөрес итеп аңлату кирәк. Үзебез дә 2018 елга кадәр программада бер дә катнашмадык. Район башлыгы инициативасы белән, 2018 елның сентябреннән башлап, авыл җирлеге буенча 30га якын җыелыш уздырдык. Һәр микрорайонны йөреп чыктык. Шуннан соң халык бик зур теләк белдерде. Чөнки күп очракта алар бу турыда белми дә кала. Узган ел хәтта монда яшәүче, әмма теркәлмәгән кешеләр арасында да теләк белдерүчеләр булды. Тик алар катнаша алмый. Закон моны рөхсәт итсә, тагын да күбрәк акча җыелып, тагын да күбрәк эшләр башкара алыр идек, – диде ул.

Программа дәвам итә

Үзара салым программасы киләчәктә дә дәвам итәчәкме? Әлеге сорауны без республиканың Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенә юлладык. Алар программаның дәвам итәчәген әйтте.

– Гражданнарның үзара салымы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 131-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салына, аны гамәлдән чыгару бары тик әлеге законга үзгәрешләр кертү юлы белән генә мөмкин, – дигән җавап алдык матбугат үзәгеннән.

Кайсыдыр авыл җирлекләренең үзара салым буенча яхшы эшләүләрен, кайсыларының сүлпәнрәк булуларын: «Үзара салым ул бурыч түгел, ә авыл ихтыяҗларына өстәмә акча җыю мөмкинлеге генә. Ул референдум һәм тавыш бирү юлы белән халыкның бары тик үз ихтыяры белән генә җыела, – дип шәрехләделәр. – Дәүләт ярдәме зур булуга карамастан, муниципаль берәмлекләрнең җирле бюджетларында әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү өчен акча җитмәскә мөмкин. Мондый шартларда җирле хакимиятләр үз җирлекләрендәге проблемаларны хәл итү өчен мөмкинлекләр эзли һәм өстәмә инструментлар җәлеп итә. 2013 елдан башлап үзара салым җыю-җыймау турындагы карар референдумнар һәм җыеннар аша хәл ителә. Татарстан исә мондый мөмкинлектән актив файдалана. Үзара салым программасы һәм дәүләт тарафыннан финансланган акча юлларны, күперләрне, чишмәләрне ремонтлауга, һәйкәлләрне реконструкцияләүгә һәм авыл җирлегенең башка ихтыяҗларына тотыла».

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 


Фикер өстәү