Газетага язылу

«Сайлау ноктасы»: һәркем үз тавышын бирә алачак

Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Кандидатлар өчен «урак өсте» башлана.

«Сайлау ноктасы»: һәркем үз тавышын бирә алачак
«Татар-информ»

Сайлауны оештыручылар исә тавыш бирүчеләргә уңайлы булсын дип тырыша. Сайлау көннәрендә cәламәтлеге чикле кешеләр, хастаханәләрдә дәваланучылар, өйләреннән чыга аламаучы өлкәннәр, тикшерү изоляторларында булучыларның барысы да үз тавышын бирә алачак. Бер генә кеше дә игътибарсыз калмаячак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган очрашуда шулай дип белдерделәр.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләвенчә, бүген республикада 1 миллионнан артык пенсионер яши. Татарстанда барлык сайлаучыларның 10 проценты – мөмкинлекләре чикле кешеләр.

– Аларның сайлау хокукларын тәэмин итү сайлау системасы эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып кала. Без һәр кешегә үз тавышын бирү өчен кирәкле шартлар тудырырга тиешбез, – диде Андрей Кондратьев.

Татарстанның сайлау участоклары коляскаларда килүчеләргә уңайлы булсын өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылачак. Начар күрүче сайлаучылар өчен Брайль шрифты белән трафаретлар каралган, начар ишетүчеләр «112 хезмәте»нең видеоэлемтә системасы аша ишарә теле белән аңлатучылар ярдәменнән файдалана алачак.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, үз чиратында, сайлауда безнең төп бурыч һәр кешегә уңайлы мохит булдыру, дип белдерде.

– Татарстанда 270 меңнән артык инвалид бар һәм аларның күбесе тавыш бирүдә актив катнаша. Бүгенгә Татарстандагы сайлау участокларының 94 проценты халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен тулысынча җайлаштырылган. Һәр шәһәрдә сайлау көннәрендә волонтерларның кизү штаблары оештырылачак. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә Дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм «Сайлау» бүлегендә сайлау участогында волонтер ярәме кирәк дип гариза калдырырга кирәк. Гаризалар 14 сентябрьгә кадәр кабул ителә, – диде Сәрия Сабурская. – Алар өлкәннәргә, инвалидларга ярдәм итәчәк. Бу эштә волонтер-медикларга аерым роль бирелгән. Чөнки республиканың медицина учреждениеләрендә 30 дан артык сайлау участогы ачылачак. Шул исәптән тикшерү изоляторларында булганнар да сайлауда катнаша алачак. Профильле комиссияләр белән берлектә без һәр кеше, аның кайда булуына карамастан, үз тавышын бирә алсын өчен барысын да эшләячәкбез.

«Мобиль сайлаучы» сервисы да эшен дәвам итәчәк, ул илнең теләсә кайсы ноктасында уңайлы участокта тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Моның өчен 14 сентябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк. Бу студентлар, командировкадагы кешеләр һәм сайлау көннәрендә тору урыннарыннан ерак булган сайлаучылар өчен бик файдалы булачак. Махсус сайлау участоклары Татарстан аэропортларында да эшләячәк. Сораулар булса, «кайнар элемтә» телефонына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Федераль номер – 8-800-200-00-20, республика номеры – (843) 292-84-33.

Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Татарстаннан партия исемлекләре буенча 84 кандидат теркәлгән. Хәзергә барлык кандидатлар да документларны тикшерү процедурасын узган. Бер мандатлы округлар буенча республикада 33 кандидат теркәлгән.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, быел сайлау бюллетеньнәренә үзгәрешләр кертелгән. Элек булган махсус маркалар бетерелгән. Хәзер кандидатларны аерып тора торган сызыклар урынына микрошрифт урнаштырыла. Бу иң заманча ысул дип санала.

Исегезгә төшерәбез: 18–20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре