Алексеевск
Районга килгәч Рөстәм Миңнеханов «Родина» хуҗалыгының терлекчелек комплексын карап чыкты. Биредә 914 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 661 савым сыеры бар. Быел 7 айда 4161 тонна сөт җитештерелгән. Аннары ул узган елның ноябрендә файдалануга тапшырылган терлек азыгы үзәген карады. Файдасы бар дип сөйләделәр: бер сыердан савылган сөт күләме 8 килога кадәр арткан. Терлек азыгын халыкка да саталар.
Хуҗалыкның арпа кырында Рөстәм Миңнеханов комбайнчылар белән аралашты. Хәзер урып-җыюда 4 техника эшли. Бөртекле культуралардан көтелә торган уртача уңыш – бер гектардан 45 центнер. Биредә Татарстан Рәисе алдынгы комбайнчыларны бүләкләде, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карады, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Алексеевск районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов терлек азыгы әзерләү, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм савымны арттыру мәсьәләләренә игътибар итәргә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча халык белән эшне дәвам итәргә кушты. Ахырда ул районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. «Хезмәт кешесе һәрвакыт абруйлы булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Нурлат
Яңа Әмҗә авылы янындагы басуда Рөстәм Миңнехановка җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен күрсәттеләр. Анда ул район активы, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Дамир Ишкиниев эш өчен барлык шартларны тәэмин итүдә күрсәткән игътибары өчен Татарстан Рәисенә рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында СВО зонасына гуманитар йөк җибәрүләре һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте. Татарстан Рәисе механизаторлар һәм комбайнчылар белән чәй эчкәндә аларның эш шартлары турында сорашты. Район башлыгы кушуы буенча, 1000, 2000 тонна ашлык суктырган саен, комбайнчыларга өстәмә рәвештә Рәхмәт хаты һәм акчалата премия бирелә икән.
Рөстәм Миңнеханов Яңа Әмҗә авылындагы «Заречный» балаларны савыктыру лагеренда да булды. Аны республика программасы кысасында төзегәннәр һәм быелның июнендә рәсми рәвештә ачканнар. Рәис йокы корпусларын, медицина пунктын, ашханәне һәм клубны карап чыкты. Бу сезонда лагерьда 500 гә якын бала ял иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез