Аның сүзләренчә, рус теле буенча уртача балл – 66,76, бу узган ел нәтиҗәсеннән бер ярым баллга, ә Россия буенча 3,7 баллга югарырак. Профильле математика буенча уртача балл шулай ук арткан һәм 71,80 гә җиткән, бу уртача Россия күрсәткечен 5,8 баллга артып китә. Шулай ук физика, география, информатика, биология һәм француз теле буенча нәтиҗәләрнең узган ел белән чагыштырганда сизелерлек үсүе теркәлгән.
– Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Казанның иң яхшы ун мәктәбе исемлегенә «Елена-Сервис» мәктәбе, Казан федераль университетының IT-лицее, 2 нче лицей-интернат, «СОлНЦе» мәктәбе, Лобачевский исемендәге лицей (КФУ), 131 нче лицей, «Бала-Сити» академиясе, Халыкара мәктәп, 19 нчы гимназия, 4 нче академик лицей һәм гимназия-интернат кергән. Профильле математика буенча лидерлар арасында – Казан федераль университетының IT-лицее, 2 нче лицей-интернат, 131 нче лицей, Лобачевский исемендәге лицей (КФУ), 7 нче лицей-интернат, «Елена-Сервис» мәктәбе, КНИТУ-КАИ инженерлык лицее, 7 нче гимназия һәм «СОлНЦе» мәктәбе, – диде Ирек Ризванов. Уртак уңышларга карамастан, имтиханны начар бирүчеләр дә булган. Рус теленнән – 5 , профильле математикадан 31 укучы кирәкле балл җыя алмаган.
Инде өченче ел рәттән 11 нче сыйныф укучыларының сайланган бер фән буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге бар. Быел бу мөмкинлектән 1593 укучы файдаланган. 1155 укучы, ягъни кабат тапшыруда катнашучыларның 72,5 проценты үз нәтиҗәләрен яхшырта алган. Күп очракта кабат тапшыру өчен җәмгыять белеме, информатика, рус теле һәм профильле математика сайланыла. Шуны да әйтергә кирәк: Казанда 9 һәм 11 нче сыйныфларның 4,7 мең укучысы мәктәпне медальгә тәмамлаган. Шулай итеп, һәр бишенче чыгарылыш укучысы – медаль иясе.
Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында: «15–20 елдан бүгенге егетләр һәм кызлар үз шәһәрләренең, республиканың, илебезнең киләчәген билгеләячәк. Бүген без ишеткән нәтиҗәләр илебезнең якты киләчәгенә өмет уята», – диде. Имтиханнарда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән ике укучыны аерып атадылар. Монда сүз IT-лицей укучысы Ләйсән Шакирова һәм Казан Суворов хәрби училищесы укучысы Роман Сахарных турында бара. Исегезгә төшерәбез, алар имтиханнарда 300 балл җыюга иреште. Ләйсән химия, профильле математика һәм рус теленнән 300 балл җыйса, Роман математика, рус теле һәм информатикадан яхшы нәтиҗә күрсәтә. «Казанның бөтен мәгариф системасын искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйм. Горурланырлык сәбәбебез бар. Без барлык күрсәткечләр буенча да үсеш күрәбез: 4,5 проценттан 10 процентка кадәр. Бу – гаять зур коллективның эш нәтиҗәсе. Укучыларның үзләренә дә, аларның ата-аналарына да рәхмәт белдерәм. Чыгарылыш укучылары тагын бер кат үзләренең көндәшлеккә сәләтле булуларын расладылар. Казан ышанычлы рәвештә гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак тора», – диде Илсур Метшин.
Ирек Ризванов әйтүенчә, быел төп дәүләт имтиханын Казанның 15 209 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырган. Математика буенча уртача балл – 3,91. «5ле» билгесен 2,7 меңләп чыгарылыш сыйныф укучысы алган, шул ук вакытта 151 имтихан тапшыручы минималь бусаганы үтмәгән. Рус теле буенча нәтиҗәләр бераз югарырак. 2025 елда уртача балл 3,9 булса, быел – 3,94.
– 285 укучы төп дәүләт имтиханын тапшыра алмаган. Бу буш сан гына түгел, бу – безнең аерым игътибар таләп итүче балаларыбыз. 2007–2008 елларда ук без фин мәгариф системасын өйрәндек. Алар беренче чиратта уку авыр бирелүче балалар белән даими рәвештә эшлиләр. Әлеге илдә һәр баланың белемен уртача дәрәҗәгә кадәр күтәрәләр һәм бу зур эш планын таләп итә. Иң беренче урында балалар торырга тиеш, шуңа күрә безнең өчен бу – өстенлекле мәсьәлә, – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез