Мондый вакытта сезгә эшләр исемлеген төзү ярдәмгә килер. Гаҗәп, ләкин күпләр, үзләренә йөкләнгән барлык эшләрне кәгазьгә төшергәч, киеренкелекнең кими башлавын әйтәләр.
Вакыт белән дөрес идарә итү буенча белгеч Дэвид Аллен билгеләп үткәнчә, стрессның сәбәбе – эшләрнең күп булуы гына түгел, ә аларны истә тоту өчен сарыф ителгән көч тә.
Шушы гади генә киңәшләрне үтәп, тормышыгызның уңай якка үзгәргәнен сизми дә калырсыз.
- Ярты сәгать вакыт табып, көн тәртибендәге барлык эшләр исемлеген блокнотка яки телефоныгыздагы тиешле кушымтага языгыз.
- Эшкә кагылышлы бурычлар белән генә чикләнмәгез: өй эшләрен дә, теләк-максатларны да языгыз. Башыгызга яңа фикер килгән саен, аны шунда ук исемлеккә өстәүне гадәткә кертегез.
- Һәр пунктны тулы һәм аңлаешлы итеп языгыз. Бер сүз белән язылган эшне уйлап вакыт сарыф итәрлек булмасын.
- Һәр көнне исемлекне карап чыгыгыз. Мәсәлән, иртәнге аш вакытында күз төшереп алу көнлек эш тәртибен планлаштырырга ярдәм итәр. Максат – исемлектәге барлык пунктларны шунда ук үтәү түгел, ә уйларыгызны тәртипкә салу һәм баш миен кирәксез мәгълүматтан бушату.
- Көндәлек алып бару сезнең өчен гадәти эш булса, һәркөнне гомуми исемлектән иң мөһим бурычларны гына сайлап, яңасын төзергә керешегез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез