Газетага язылу

Соңгы оекбаш

Үзебезгә ярамый торган, балаларга кечерәйгән, ташларга кул бармаган киемнәрне авылга кайтара торган гадәт бар. Ул гадәт нәнәгә бер дә ошамый инде дә, нишләтсен, күтәреп алып кайткач: «Әнә шунда баз өстенә кертеп куегыз», – ди. Елга бер ревизия ясап, артыкларын, инде бөтенләй дә эшкә ярамаслыкларын яндыралар аннары.

Соңгы оекбаш

Отпускка кайткач, шул баз өстен җыеп-юып куярга булдым. Тартмалар аралаганда имән бармак кадәр генә йон оекбаш килеп чыкты. Кайсы оныгына бәйләгән булды икән әби дип, хатирәләргә бирелдем...

Олы кызыбыз туганчы ук әби аңа дип кечкенә генә оекбаш бәйләп куйды. Карт кешенең кулы ничек бу кадәр вак итеп бәйли аладыр – белмим. Мондый бәләкәй оекбаш бәйләргә сабырлык та кирәк. Әле ул аны ап-ак итеп юып куя. Төрле кеше оекбашны төрлечә юа бит ул. Әбинеке кебек ап-акны үз гомеремдә башка күргән юк. Өч балама ул оекбашлар ничәү җыелгандыр – белмим дә инде. Әби аларны, болары бигрәк тә йомшак һәм җылы була дип, куян йоныннан да, Тузик исемле көчек йоныннан да бәйләде инде. Әле үрмәли дә башламаган баланың әллә ничә төрле оекбашы җыела шулай.

Сарык йоныннан бәйләнгәннәренең дә юлы шактый озын әле аның. Абзарда кыш чыккан сарык йонын язарга туры килсә, анысы уенчык кебек кенә. Бармак арасыннан тик шудырып утыр. Менә җәй көне көтүгә йөргән сарыкныкын язып кара син! Йон язу безнең өстә булгач, сеңлем белән шушы җәйге йонга тотынасы да килмәгән, сузып йөргән чаклар әле дә хәтердә. Аһ, шул сарык дигәннәре нәрсә дип тигәнәк, сырганак арасында йөри икән?! Моны ничек язып бетермәк кирәк? Ярый әле телевизордан Бразилия сериаллары күрсәтәләр. Кич шуны караган арада шактый тартабыз. Куллар майлана, тигәнәк тә, сырганак та аерыла.

Кабарып, күпереп калган чиста йонны капчыкка тутырып, югары очта яшәүче әбигә менгерәбез. Хәзер аның чираты. Кабага утырып, әби орчыкка йон бөтерә. Орчык дигәне кулында биеп кенә тора. Карап торабыз да: «Әби, бармагың тишелмиме?» – дип, бармак очларын карыйбыз. Ул кадәр биетүгә ничек тишелми соң ул?!

Без әбигә капчыкларга салып алып менгән йон төргәкләре берәр атнадан биш-алты йомгак булып кире кайта. Алардан нәнә шул сериалларны карый-карый оекбашлар бәйли инде аннары. Оекбашсыз кышка керү юк иде бит, хәтерлисезме? Безгә аяк киемен дә, йон оекбаш белән киярлек булсын дип, бер-ике размер зуррак алалар иде. Өйдә дә салкын көздән язга кадәр оекбаш киеп йөрдек. Казанга укырга кергәч, «авылский» оекбашлар онытылды, бер кат юка носки белән кыш чыга башладык. Авыл гадәтен саклап, әле дә күн шәһәр ботинкалары эченнән йон оекбаш киеп йөргән студент егетләрдән көлгән булабыз кызлар белән.

Балаларга йон оекбашлар кайчан бәйләнми, бәйләнсә дә, киелми башлаганын хәтерләмим. Аның хәзер кышы да кыш түгел, «еврозима» дигән булабыз. Аяк киемнәрен дә шундый булыр-булмас кышка алабыз, эчтән бер кат юка гына носки белән кыш чыгабыз. Балалар җылы идәннән йон оекбашны түгел, юкасын да кимичә яланаяк йөгерешә. Нәнә дә, әни дә: «Үзегез булса да киегез», – дип биреп караганнар иде, кирәге чыкмыйча тартмада ятты да кире авылга озатылды. Бүген инде үзләре олыгаеп барган әти-әниләр исә әле дә өйдә җылы оекбаштан йөриләр. Иртә беләнгә җылы булып торсын дип, батарея өстенә куеп калдыралар. Башың салкында, аягың җылыда булсын, дигән халык гыйбарәсен истән чыгармаумы, чыннан да аяк туңмасын дип киюме... Йомшак басып авыл өе буйлап соңгы оекбашлар атлый. Бездән ары тигәнәккә баткан сарык йонын да, биеп торган орчыкларны да, кабага утырып йон эрләүче әбиләрне дә белүче дә булмас шул.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре