– Тугыз бала идек без. Ике туганым кечкенә чагында ук үлде. Исәннәрдән авылда 96 яше белән баручы бер сеңлем бар иде. Июль аенда өендә ут чыгып, һәлак булды. Әле ул миңа иптәш иде. Кешесез торганым юк үзе. Ирем ягыннан бер сеңлем ерак тормый, ул да кереп хәлләрне белә. Улым Расиял гаиләсе ташламый. Түбән Камада яшәсәләр дә, чиратлап кайталар. Алар да яшь түгел инде. Улыма 74 яшь тулды, – дип сөйли әбекәй.
100 яшендә телефоннан сөйләшүе шаккатырса, үткәннәрне дә, бүгенгене дә белеп торуы, хәтеренең яхшылыгы исә бөтенләй гаҗәпләндерде.
– Ирем Гыйльметдин исемле иде. Икебез дә бер авылныкы без. Сугыштан исән-сау кайтса да, шул елларны чир чыгып, әнисе, өч сеңлесе вафат була. Тома ятим калган егет иде. 1950 елда икәү тормыш башладык. Кая ул чакта купшы туйлар ясыйсың инде! Яшәдек бит әле, кешедән ким булмадык. Өйләнешкәч, торыр җиребез булмады. Бер ялгыз бабайга йортка кереп, шуны тәрбияләдек. Ул безгә, өйне калдырам, диде. Тик ул үлгәч, туганнары кайтып керде дә без урамда калдык. Рәхәт булмады инде. Ничек итсәк иттек, йорт салдык, – дип искә ала Хаҗия әби. – Ул бабайда яшәүнең файдасы булды. Без аны тәрбия кылсак, ул безне дин сабакларына өйрәтте. Намаз уку тыелган заман бит. Шөкер, качып булса да, укыдык. Әле хәзер дә биш вакыт намазымны калдырганым юк. Аннары миннән дога өмет итүчеләрем күпме бит! Ничек аларны догасыз калдырасың?! Йөрәк яраларым тирән минем, кызым. Өч балабыз булды. Шуның икесен җирләргә туры килде. Бала хәсрәтеннән дә читен нәрсә юк икән ул. Калган бар сынауга түзәргә була, ә менә бу хәсрәт – йөрәк түрендә. Әле дә улларымны сагынып күңелсезләнәм. Тик күз яшьләрем кипте инде. Шулай да була икән ул. Балаларыма атап бәетләр дә яздым. Шулай күңелемне бушатасым килде. Гыйльметдинем 85 яшендә ташлап китте. Начар яшәмәдек, бер-беребезнең кадерен белдек. Бергә тапкан мал да кадерле булды. Хәзер генә ул бер карыйсың, гаилә коралар, икенчесендә аерылышып та куялар.
Ике улы да фаҗигале төстә вафат була. Аннары бер килене дә бакыйлыкка күчә. Хаҗия әби шул ояда үскән оныкларына ятимлекне сиздермәскә тырышып яши.
– Гомерем буе колхозда эшләдем. Ул чакта ял итүләр юк иде бит. Әле дә хәтерлим: улымны армиягә озатасы төнне дә амбарда эшләдем. Ә хәзер эштән куркалар. Ул балаларны эшләтмичә үстергәнгә аптырыйм инде. Алда безне ни көтәр икән соң? Әнә шуңа да колхозлар таралып бетте инде, – ди әбекәй. – Озак яшәүнең сере юк инде аның. Әнием 65 яшендә үлеп китте, әти дә яшьли китте. Әйтәм бит, бөтен туганнарым да үлеп бетте. Сеңлем белән икебез озак яшәдек инде. Хәрәкәтләнгәнгә яшимдер дип уйлыйм. Әле менә сез шалтыратканда да урамда идем. Аяклар бик тыңламаса да, таяк белән йөрим. Иркәләнеп ята торган карчык түгел мин. Нәрсә пешерсәләр, шуны ашыйм. Ризыктан өстен булмадым. Мунча керергә яратам. Улымның хатыны Лена белән икәүләп рәхәт итеп чабынабыз. Мунчадан яшәреп чыгам. Инде күзләр начар күрә, кайчак баш әйләнсә дә, зарланасы килми. Яшәгәнемә сөенәм.
Хаҗия апа үз гомерендә ике мәртәбә хастаханәдә яткан. 2021 елда кисәк урын өстенә егыла ул. Гемоглобины төшеп беткән була. Әлмәт хастаханәсендә шулкадәр яхшы итеп дәвалыйлар, шуннан савыгып кайта. Моннан ике ел элек исә Азнакай хастаханәсенә кан басымы күтәрелеп эләгә.
– Җиде яшемдә, аш пешерәм дип, пешкән идем. Ул чакта хастаханәгә бару юк иде. Күрше авылдагы бер табиб дәвалаган иде. Дөресен генә әйткәндә, авырырга вакыт та булмады. Хәзер кешенең буш вакыты күп, әнә шуңа авырыйлар. Эш белән онытыласың ул. Әйтәм бит, хәзер эшләү җитми, – ди Хаҗия әби. – Интернатка да кереп чыккалыйм. Озак яшәгәннәр арасында Мөхтәрәмә Хәйретдинова да бар бит әле. Аңа 107 яшь дип аңладым. Менә бит, кем белә, бәлки мин дә шул яшькә җитәрмен әле. Әмма кайчак яшемнән оялып та куям. Бигрәк озак яшәдем инде, дим. Йөз яшемне ничек үткәрү турында уйлаганым юк әле. Хәзер мин әзергә риза булып кына утырам. Балаларым, оныкларым берәр нәрсә оештырыр әле. Бергә җыелышып, чәй эчәрбез. Алты оныгым, 16 оныкчыгым бар. Бөтенесен исемләп беләм, кайтуларын көтеп торам. Бик бәхетле мин. Аллаһы Тәгалә сынавын да бирде, шатлыгын да кызганмады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез