18 ел Камал театры оркестрында эшләгән Динә Закирова тормышында борылыш ясап, «Яңа Гасыр» каналына эшкә килде. Бүген ул иҗат белән бергә әдәби-музыкаль редакциянең баш мөхәррире вазыйфасын да башкара. Скрипкада уйнау серләре, тормышка караш һәм күңел халәте – Динә Закирова белән әнә шулар хакында серләшеп алдык.
– Динә, син башка скрипкачы кызлардан кайсы ягың белән аерылып торасың?
– Скрипкачылар күп, ләкин халык көйләрен уйнаучылар сирәк. Алар күбрәк классик көйләрне башкара. Ә мин классик көйләрне уйнарга өйрәнсәм дә, үз юнәлешем итеп халык моңнарын сайладым. Скрипка ул уйнаучының күңел халәтен бирә. Татар халык көйләрен барлык бормалары белән скрипка һәм гармуннан да үтемлерәк башкара торган уен коралы бар микән? Икесе бергә кушылып уйнаса, аңлатып булмаслык могҗиза, аһәң барлыкка килә. Скрипкада уйнавымны мин эш дип санамыйм да, ул – минем күңелемә рәхәтлек китерә торган иҗатым. Матди ягын Аллаһ бүләге дип кабул итәм.
– Скрипкада һәр борманы тотып алып уйнауның серен дә ач әле.
– Гармунчылар белән бик күп аралашам. Аеруча Айнур Моратов, Ринат Вәлиев, Булат Шәрипов иҗатын яратам. Аларны тыңлап, көйне уйнагандагы бормаларын тыңлап, үземнең скрипкама күчерәм. Яратып, җиренә җиткереп эшләмәсәң, хезмәтеңнең дә, иҗатның да нәтиҗәсе булмый. Көйне өйрәнә башласам, аны берничә башкаруда тыңлыйм. Миңа үткән заманда туарга кирәк булгандыр, чөнки ретро җырлар, көйләр күбрәк ошый. Хәзерге эстрадада җыр дип әйтерлек, скрипкада уйнарлыклары бик сирәк. Күбесе сай. Бу бәлки композиторларның бизнеска кереп китүенә бәйледер. Җыр скрипкада уйналса, димәк, анда моң бар.

Скрипка – минем гомерлек дустым. Биш яшемдә кулыма тоттырганнар иде, шуннан бирле аерылганым юк. Бераз гына уйнамасам да, сагына башлыйм, аның белән сөйләшәм. Хәтта биш минутка кибеткә чыгып киткәндә дә бер кулым футляр эзли башлый. Чөнки ул һәрвакыт, һәр җирдә минем белән булырга тиеш кебек, кулымда булмаса, нәрсәдер җитми.
– Скрипкада уйнарга өйрәнү дә бик катлаулы кебек...
– Бик катлаулы уен коралларының берсе. Чөнки уйнаганда баш миенең ике ярымшары да берьюлы эшли. Бөтен нәрсәне колак, баш мие, күңел белән ишетеп, тоеп уйнарга тиешсең. Мин Чаллыда көллияттә укыганда бик яхшы укытучы – Якунина Вероника Николаевна классына эләктем. Бу бик зур бәхет иде. Аңардан классик база алдым. Кулларны, арканы дөрес тотмасаң, аягыңдагы чәнти бармагың гына кысылган булса да, син инде дөрес уйнамыйсың. Скрипкада бөтен тәнең белән уйнарга кирәк.
– Шундый уен коралында уйнарга өйрәнү биш яшьлек баланы туйдырган чаклар да булгандыр. Ташлыйсың килгән вакытлар булдымы?
– Бер елга ташлап та тордым. Әни кырысрак кеше булса да, каршы килмәде. Ул баянчы иде. Ләкин хикмәт, 1 сентябрь җиткәч, мин инде кабат музыка мәктәбендә утыра идем. Әни бераз ял иттерде дә ничектер җайлап кына кертеп җибәрде, кире кайтканымны аңламый да калдым. Хәзер дә ничек шулай булганын аңлый алмыйм. Без бит – әти-әни сүзеннән чыкмаска өйрәнгән балалар. Шул вакытта кире кайтмаган булсам, бүген мин скрипкачы Динә булмас идем.
– «Ярый әле скрипкада уйнарга өйрәнгәнмен», – дип, дөрес юлда булуыңны кайчан аңладың?
– Беренчесе, консерваториядә укыганда. Анда биш ел дәвамында Марат Гакыйфович татар көйләрен, классик әсәрләрне өйрәтте. Ул – татар музыкасын пропагандалаучы, бөтенроссия конкурсында җиңгән беренче татар скрипкачысы. Рус мохитендә үссә дә, сүзлекләр ярдәмендә татарча өйрәнгән кеше. Минем белән дә саф татарча аралашты. Скрипканың һәр өлешенә татарча кушаматлар да такты. Юлыңда дөрес кешеләр очрау бик мөһим. Икенче тапкыр дөрес юлда булуымны аңлау эстрадага килгәч һәм үзем теләгәнне уйный башлагач булды.
– Син шактый еллар Камал театры оркестрында эшләдең һәм кинәт хезмәт юнәлешеңне үзгәртеп, телевидениегә килдең. Андагы мохиткә, ритмга ияләшү авыр булмадымы?
– Миңа театрдан китү авыр булды. Ул зур гаилә иде. Без бер-беребезгә ниндидер күренмәс җепләр белән бәйләнгән идек. «Биш елга бер эш юнәлешен үзгәртергә кирәк», – диләр бит. «Ничек инде үзгәртәсең?!» – дип көлә идем. Тормыш шулай китереп чыгара, үзгәрә икән ул. Киткәнемә ике елдан артык, бүген дә театрга тыныч күңел белән керә алмыйм, калтырата башлый хәтта. Эштән кумадылар да, кит, дип тә әйтмәделәр. Бу өлкәдәге миссиям тәмамланды, дип уйлап киттем. Заманалар үзгәрде. Без – Фуат Әбүбәкеров кулы астында классик мәктәп узган, аның белән эшләп үскән артистлар. Фуат абыйның үзенә дә: «Син киткәч, мин дә китәргә тиеш», – дидем. Бүген дә шалтыратышып торабыз. Ә телевидение миңа ят түгел иде. «Җырлыйк әле» тапшыруында ун елдан артык музыкант булдым. Аның эчке кухнясын тоеп эшләдем, миңа кызык иде. Телевидение – могҗизалы, күпкырлы дөнья ул. Монда эшкә килүемә үкенмим. Күп нәрсәгә өйрәндем, мөхәррир буларак үземне ачтым. Җитәкчелеккә рәхмәт, миңа ышандылар. Бик зур, кызыклы проектлар эшлибез. Бу – минем тормышымның яңа этабы, үсештә булуым белән бәхетлемен.
– Телевидениедән тыш та проектларың бар. Алары хакында да сөйлә әле.
– Нәфисә Исмәгыйлева исемле бик сәләтле режиссер бар. Ул мине бер проектка чакырган иде. Скрипкадан тыш, аранжировкалар белән дә шөгыльләнәм. Бу – минем хобби. Шулай итеп безнең проектларыбыз уңышлы гына килеп чыкты. Инде дүртенче проектка алындык. Моңа кадәр кечкенә генә спектакльләр белән шөгыльләнсәк, бу юлы Оренбург театрында Равил Сабырның яңа әсәре буенча тулы спектакль чыгарырга җыенабыз. Анда музыкаль бизәлеш өчен мин җавап бирәм. Хәзер репетицияләр бара. Режиссер миннән канәгать. Иң мөһиме – театр музыкасын, анда нәрсә кирәген, нинди булырга тиешлеген беләм. Ул тоемлау ничә еллар дәвамында театрда эшләгәндә сеңде. Мин анда зур мәктәп уздым.
– Үзең генә түгел, синең кызың Зәлия дә балачактан ук телевидениедә үсте, тапшыруларда катнашты, алып та барды. Иҗади гаиләдә туган бала бүген дә иҗат белән кызыксынамы?
– Зәлиягә 12 яшь. Туганнан бирле театрда булды. Театрның нәрсә икәнен, Акбайны актер уйнаганын белә. Спектакльдә дә катнашты, «Апуш»ка да йөрде. Бүген бала үсә, юнәлеше дә үзгәрде. Бик матур рәсемнәр ясый, үзе теләп гитарада уйнарга өйрәнә башлады. Бала чакта артист булам дигән иде, хәзер театрдан читләште, үзен эзли. Татар гимназиясендә белем ала. Видеолар төшерергә ярата, төрле образларга керә, аннары монтажлый. Үзе теләгәнне сайласын, дим. Көчләп үз юнәлешемне бирергә теләмим. Ялгыштырмаска иде.

– Бу тормышта күңелең бизгән мизгелләр бармы?
– Бар. Җаның белән, күңелең белән ышанган кешеләр синең ышанычыңны акламагач, ярдәм көткәндә аяк чалгач, авыр икән ул. Гомер буе, булсын, дип яшим, ниндидер киртәләр белән очрашкач, күңел төшә. Ләкин үземнең һөнәрле булуымны искә төшереп, дустым скрипка икәненә ышанып алга барам. Мине әни һөнәрле, ипиле итте. Бернәрсәсез калган очракта да ризык таба алам. Әти-әни шушы уен коралы белән таныштырып, киләчәккә ышаныч бүләк иттеләр. Музыкант кеше ялкау булмаса, үзенә төрле юнәлештә эш таба ала. Бүген бигрәк тә. Татарның милли моңнарын, халык көйләрен профессиональ дәрәҗәдә уйнаучылар бармак белән генә санарлык һәм алар һәр җирдә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез