Газетага язылу

Үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан ничек сакларга?

Яшең җитсә җитмешкә... Кырыгалдарларга хезмәт итеп ятмассың дип беркем ышандыра алмый. Күршегездә яшәүче пенсионерларга, олы яшьтәге якыннарыгызга игътибарлы булмасагыз, аларны алдау гына түгел, курьер итеп кулланырга да мөмкиннәр.

Үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан ничек сакларга?

Гомер көзеңдә рәшәткә артына кереп утырырга озак түгел икән ләбаса. Хокук сакчылары мошенникларның яңа схемаларын ачыклый, тик әлегә искеләре дә туктарга җыенмый. 

Әле бездә халык уяу. Куркыныч схемада җәлеп ителгәннәрен аңлап, зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтарып, полициягә хәбәр итүчеләр саны арткан. Хәзер исә эчке эшләр органнарының төп көчләре сим-боксларны әйләнештән алуга юнәлтелгән. Сим-бокс дигән җайланма бер үк вакытта күп санлы сим-карталар белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. 

– Ел башыннан республикада 50 дән артык сим-бокс һәм 5 меңнән артык сим-карта әйләнештән алынды. Сим-боксларның берсе генә дә көнгә уртача 5 меңгә кадәр шалтырату ясый ала. Мондый эшкә гадәттә яшьләрне җәлеп итәләр. Тик соңгы вакытта мошенниклар өлкән яшьтәгеләрне дә тарта башлады, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Раил Куряков.

Берничә мисал. Казанның Юдино бистәсендә яшәүче пенсионер хатын, мошенник-кураторы күрсәтмәсе буенча, алдарак искә алган җайланма администраторы булырга ризалаша. Интернеттан чамалаган кеше буларак, ул элегрәк үзе дә берничә тапкыр мошенниклар хәйләсенә эләккән. Соңгы очрактан соң кырыгалдарлар аңа акчасын кире кайтарырга вәгъдә итә. Тик моның өчен сим-бокс урнаштырырга һәм аны карап-тикшереп торырга кирәк була. Көн саен 7000 сум акча түләргә вәгъдә итәләр. Пенсионер хатын посылка белән килгән җайланманы мошенниклар арендалаган фатирга алып барып урнаштыра, көн саен барып, күз-колак булып тора. Шул фатир янында тоткарлыйлар да апаны. Тентү барышында фатирда меңнән артык сим-карта табылган. 

Узган атнада Казанның Совет районында яшәүче җитмеш өч яшьлек хатын-кызның шәхси мәгълүматларын алганнар, яный башлаганнар. Нәтиҗәдә, төрле адреслар буенча йөреп, башка пенсионерларның акчасын алырга күндерәләр аны. Чын шпион сериалы диярсең. Куратор кушуы буенча, конспирация өчен апаң вакыт-вакыт өенә кайтмаган, кунакханәдә кунгалаган. Кыска гына вакыт эчендә Казанда, Чаллыда 4 кешедән акча алган, 4,5 миллион сум акча җыярга өлгергән.

Ел башыннан Татарстанда җинаять схемаларында курьер буларак катнашкан 106 кеше тоткарланган. Күптән түгел генә республика Эчке эшләр министрлыгының тикшерү идарәсе курьер булып эшләгән 10 кешедән торган төркемгә карата җинаять эше кузгаткан. Ким дигәндә 7 җинаять эпизодында катнашулары ачыкланган. Алар 15 миллион сумнан артык зыян салырга өлгергән. Җинаятьчеләргә 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный. Гомумән алганда, республикада җинаятьләр саны кими икән. 

– 2026 елның җиде аенда 9492 ИТ-җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 43 процентка кимрәк, – дип хәбәр итте Татарстан Прокуратурасының эчке эшләр органнарын тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов. – Җинаятьләрнең яртысыннан күбрәге, ягъни 5147 се – мошенниклыкка бәйле. 

Республикада гына түгел, илдә дә хокук бозуларның яртысы диярлек интернет һәм телефон ярдәмендә башкарыла. Гел сөйләп тору, кисәтүнең әҗере бар үзе. Быелгы җиде ай саннарына карасак, Татарстанда мондый җинаятьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 меңгә кимрәк. Аннан алдагы елдан ун меңгә үк кимегән. Әмма хокук саклаучылар, куанырга иртәрәк әле, ди. 

– Вазгыять элеккечә үк шактый киеренке булып кала. Көн саен киберҗинаятьләр буенча уртача кырыкка якын гариза килә. Алдану юлына баскан гражданнар янына чыгабыз һәм аларны туктатабыз, мошенникларга акча күчермәскә күндерәбез. Кайбер очракларда зыян күрүчене банкомат янында ук туктатабыз. 2025 ел ахырыннан башлап безнең бүлек хезмәткәрләре 60 миллион сумнан артык акча саклап калды. Берничә ел элек өлкән яшьтәгеләр ешрак алдансалар, хәзер алар саны яшьләр белән тигезләште. 10 ел элек тә, хәзер дә иң еш алдану очраклары телефон һәм интернетка бәйле. Кызганыч, 2025 елның июлендә үк кертелгән дропперлык өчен җаваплылык турында бөтен кеше дә белми. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, тагын бер тапкыр җиткерәсем килә: үзеңнең банк картаңны сату, чит кешенекен сатып алу, кемгәдер тапшыру өчен җинаять җаваплылыгы каралган, – дип кисәтә Раил Куряков. 

Үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан саклау өчен цифрлы гигиенаны сакларга киңәш итәләр. Үзең белү генә аз, бу хакта балаларга, өлкәннәргә дә сөйләргә кирәк. Дәүләт порталы аша кредит алуга һәм элемтә операторларына килешүләр төзүгә тыю урнаштырыгыз. Мошенниклар еш кына мессенджерлар аша шалтырата, контактлар исемлегендә булмаган шалтыратуларга блок куегыз, ягъни куркынычсыз режим урнаштырыгыз. Реклама хезмәтләреннән, бәйгедә, бүләк уйнатуда катнашырга, тавыш бирергә өндәгән шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Шушы гади генә киңәшләр дә фәлән йөз мең, кайчак хәтта миллионнарыгызны да саклап калырга ярдәм итәчәк. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре