Газетага язылу

Уйнап өйрәтү: ​​​​​​​Казанда «Туган тел фест» республика бәйге-премиясе нәтиҗә ясадылар

«Туган тел фест» республика бәйге-премиясе нәтиҗәләре билгеле булды. Анда республика, илнең төрле төбәкләреннән татар телендә белем һәм тәрбия бирүче сиксәнгә якын тәрбияче катнашты. Араларыннан биш юнәлеш буенча 15 җиңүчене сайлап алдылар. Телне өйрәтүдә нинди кыенлыклар бар? Тәрбиячеләр җиңү өчен дә сөенде, тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.

Уйнап өйрәтү: ​​​​​​​Казанда «Туган тел фест» республика бәйге-премиясе нәтиҗә ясадылар

Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җиңүчеләрнең проектлары белән танышты һәм әлеге тәҗрибәләрне республика бакчаларына таратырга киңәш итте.

– Бу проект ил-көнебез өчен әһәмиятле. Үзебез – татар, республикабыз – Татарстан. Телебез үсәргә, сакланырга тиеш. «Бала-Сити» бакчасында гына калдырмыйча, әлеге тәҗрибәне күбрәк тәрбиячегә күрсәтергә булдык. Бала күңеленә тирәнрәк керергә булышачак ул. Тәрбиячеләр заманча технологияләргә бәйле проектлар күрсәттеләр. Болар республиканың һәр бакчасына барып җитәргә тиеш. Без аны шулай эшләячәкбез дә. Бу тел һәм киләчәгебез өчен кирәк, – диде Марат Әхмәтов журналистларга.

Ул туган телне өйрәтүче тәрбиячеләргә үз теләкләрен дә җиткерде.

– Максатларыбызның берсе – эшегезне киләчәктә дә яратып башкару өчен сезгә көч бирү. Икенчедән, бала күңеле бик нечкә, бүген ихтыяҗлар да зур, мөмкинлекләр дә төрле. Монда сез тәҗрибә уртаклаша аласыз. Балалар белән эшләр өчен бер этәргеч тә бу. Сезнең хезмәт зур сабырлык сорый. Әле үзебезнең кечкенә оныклар белән ярты сәгать, бер сәгать уйнау да җиңел түгел. Ә сезгә һәр көнне 7–8 сәгать эшләргә туры килә. Шундый сыйфатлар булмаса, нәтиҗәгә ирешә алмас идегез, – диде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренә рәхмәтен белдерде. «Теле дә ачылмаган балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү – зур сәнгать», – дип билгеләп үтте министр.

«Бала-Сити» күптелле халыкара балалар бакчалары челтәренең генераль директоры Альбина Насыйрова әлеге фестивальне тәрбиячеләрнең ел саен көтеп алуын, катнашучылар саны да арта баруын әйтте.

– Фестивальгә татар телен өйрәтүдә үзенчәлекле алымнар кулланып эшләүче укытучылар һәм тәрбиячеләр җыелды. Бәйге тәҗрибә уртаклашу, яңа алымнарны үз бакчаларында куллану мөмкинлеге бирә, – диде ул.

Әҗере дә бар иде. Беренче урынга – 50, икенче урынга – 30, өченче урынга 20 мең сум акча бирелде. «Үстерүче предмет-киңлек мохите» юнәлешендә беренче урынны башкаладагы 25 нче бакча тәрбиячесе Эльвира Билалова алды.

– Безне балаларның телне елдан-ел оныта баруы борчый. Без, татар телчеләре, шушы проблеманы хәл итү буенча эшлибез. Әлеге фестивальдә «Тукай иҗаты – үткән белән киләчәкне бәйли торган хәзинә» дигән темага проект әзерләдем. Шагыйрь иҗаты сабыйларга туган тел көче, борынгы гореф-гадәтләребезне тапшыруда ярдәм итә. Билгеле, сабыйларның төрлесе бар. Кайбер рус милләтеннән булган балалар да татар теле белән кызыксына. Бик теләп сөйләшәләр, – диде Эльвира Билалова.

Регина Миргалимова Чаллыдагы «Алтын каурыйлы кош» бакчасында балаларны татар теленә өйрәтә. Бәйгедә ул «Милли чара» юнәлеше буенча икенче урынны алды.

– Бакчага сабыйлар туган телен белеп килә. Әмма яшьтәшләре белән аралашканда, русча мохиткә күчә башлыйлар. Аларга телне төрле уеннар аша өйрәтергә тырышам. Әйтик, бер табылдыкны алып, шуңа иҗади әсәрләр, шигырьләр язам. Шуларны пластилинга күчереп, төрле әкият, мультфильмнар иҗат итәбез, – ди Регина Миргалимова. 

Жюриның махсус бүләге – Резедә Мөхәммәтшина исемендәге премия Алабуганың «Чык тамчысы» бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гаффаровага бирелде. Зөлфия «Могҗизалы йорт» уйлап тапкан да, ай саен балаларга туган телне өйрәтү буенча төрле темалар тәкъдим итә икән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре