Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Яңа уку елына аяк басабыз: балаларга каникулдан соң мәктәпкә җайлашырга ничек ярдәм итәргә?

Сентябрь якынлашкан саен, күп кенә әти-әниләр күңелен: «Балам яңа уку елына әзерме? Каникулдан соң ничек ияләшер?» – дигән борчу биләп ала.

Яңа уку елына аяк басабыз: балаларга каникулдан соң мәктәпкә җайлашырга ничек ярдәм итәргә?

Өч ай дәвамындагы иркен тормыш, кичке уеннар һәм иртәнге озак йокы режимыннан мәктәп ритмына күчү бик җиңел түгел. Бу эштә Россиянең атказанган укытучысы Александр Снегуров киңәшләре артык булмас. «Абзац» басмасына биргән әңгәмәсендә әти-әниләр өчен ул бик мөһим серләрне ачты.

Психологлар раслаганча, каникулдан соң укучыларның 70 проценттан артыгы стресс кичерә икән. Шуңа күрә әле августның соңгы ике атнасында режимга әкренләп үзгәрешләр кертә башларга мөмкин.

Александр Снегуров та: «Инде августтан графикны әкренләп үзгәртергә кирәк. Йокыдан иртәрәк торырга өйрәник», – ди. Иртәнге адымнарны көчләп түгел, ә уен рәвешендә эшләгез. Мәсәлән, бергәләп иртәнге аш әзерләгез яки урамга чыгып йөреп керегез.

Ничек ашасаң, шулай эшлисең, дигән әйтем бар. Снегуров ашау вакытын да мәктәп расписаниесе белән туры китерергә киңәш итә. Иртәнге аш, төшке аш, кичке аш – барысы да төгәл вакытта булсын. Бу баланың эчке сәгатен «көйләргә» ярдәм итә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, режимлы туклану балаларның уку сәләтен 20 процентка яхшырта.

Снегуров башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен көн саен 15–20 минут рус теле, математикадан гади биремнәр эшләү яки кызыклы китап уку – бик зур ярдәм, дип киңәш итә. Бу баланың баш миен акрынлап эшкә кайтара, ләкин арытмый. Бергәләп мәктәпкә әзерләнү – дәфтәр, каләм, рюкзак сайлау кебек эшләр балада мәктәпне «көтү» хисе тудырыр.

Сентябрьгә кадәр баланың мәктәптәге дуслары белән аралашуын яңарту да яхшы алым. Бакчада, паркта очрашсыннар, бергә уйнасыннар. Үзегезнең мәктәпкә бару, анда укуыгыз турындагы матур хатирәләрне балаларга да сөйләгез.

Педагог та: «Гаиләдә мәктәп турында сүз чыкканда, моңсулык яки куркыныч хисләр туарга тиеш түгел. Без балаларга дөньяны ача торган ишек алдында торуларын әйтергә тиеш. Урынсыз «бишле» генә ал» яки «укытучыдан курык» кебек сүзләрдән сакланыгыз. «Син булдырасың!», «Син күп яңа мәгълүмат беләчәксең!», «Дусларың сине шундый сагынган!» – дип канатландырыгыз», – дип киңәш итә.

Каникулдан соң мәктәпкә кайту – трагедия түгел, ә яңа ачышлар, очрашулар, үсеш вакыты! Әти-әниләрнең бераз сабырлыгы, ышанычы белән яратуы балаларыгызга белем дөньясына юл ачар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре