Газетага язылу

«Йөзьяшәр» шәһәр проекты өлкәннәрне берләштерә

Быел «Йөзьяшәрләр уены» спартакиадасының өченче сезонында Казанның җиде районыннан 4,5 меңнән артык кеше һәм 2,5 мең җанатар катнашкан. Проект өлкән буын вәкилләрен, аларның гаиләләрен, дусларын берләштерә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.

«Йөзьяшәр» шәһәр проекты өлкәннәрне берләштерә

Спартакиада программасына 11 спорт төре кертелгән. Шахмат, шашка, йөзү, мини-волейбол, өстәл теннисы, чаңгы ярышлары, волейбол, дартс, футбол, шулай ук ядрәдән ату спорты өстәлгән. «Иң тугры җанатарлар» бәйгесе аерым билгеләп үтелгән. Анда катнашучылар спортчыларга ярдәм итү максатыннан иҗади номерлар әзерләгән. 91 яшьлек шахматчы Георгий Гаврилов ярышларда иң өлкән катнашучы дип табылган. Авиатөзелеш районы – ярышларда катнашучылар, җиңүчеләр һәм җанатарлар саны буенча иң актив район, икенче урында – Идел буе районы, Вахитов районы исә – өченче.

Казанда бүген 300 меңгә якын пенсионер яши. Алар өчен инде 10 ел «Йөзьяшәр» шәһәр проекты эшли, ул өлкән буын кешеләрен берләштерә һәм аларга иҗат, спорт белән шөгыльләнергә, аралашырга һәм яңа күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте Азат Абзалов. Хәзергә проект шәһәрнең 106 мәйданчыгында – мәдәният йортларында, китапханәләрдә, спорт учреждениеләрендә, ә җәй көне паркларда, скверларда, ишегалларында һәм яр буйларында гамәлгә ашырыла.

 – Дәресләр 20 дән артык юнәлеш буенча уза. Проектның масштабы ел саен арта бара: 2025 елда гына да Казан пенсионерлары өчен 1,7 меңнән артык чара һәм 10 меңнән артык дәрес үткәрелгән. Килүчеләрнең гомуми саны 796 меңнән артып китте, проектка меңгә якын яңа катнашучы кушылды, – дип ассызыклады ул.

18 августта исә «Крылья Советов» паркында «Йөзьяшәрләр» көне узачак. Чара кысасында өлкәннәр дәресләргә языла һәм яңа сезонга кызыксындырган юнәлешләрне сайлый алачак. Бәйрәм программасында шәһәр учреждениеләре ярминкәсе, мастер-класслар, күргәзмәләр, спорт дәресләре һәм иҗат коллективларының концерты булыр дип көтелә.

– Йөзьяшәрләр көне бу проект белән мөмкин кадәр күбрәк кеше танышсын өчен үткәрелә. Алар проектта катнашып сәламәтлекләрен ныгыта, яңа танышлар таба ала. Һәм шунысы мөһим: чаралар өлкәннәр өчен бушлай үткәрелә, – диде Казан мэры Илсур Метшин. – Бу – Казанның алтын фонды. Алар – хезмәт сөючән казанлылар. Шуңа күрә без киләчәктә дә аларга барлык башлангычларда ярдәм итәчәкбез һәм хөрмәт белән караячакбыз.

Быел проект шәһәр паркларында узуын дәвам итә. «Крылья Советов», «Наратлык» һәм Урицкий исемендәге паркта җырлау, йога, сулыш гимнастикасы, скандинавия йөреше һәм биюләр буенча дәресләр уза. «Ретро пәнҗешәмбе» проекты кысасында «Крылья Советов» паркында ачык һавада совет фильмнарын күрсәтүне оештыралар. Сезон дәвамында инде тугыз очрашу булган, җәй ахырына кадәр тагын биш чара планлаштырылган. «Йөзьяшәр» проектында катнашучылар спорт белән генә түгел, кул эшләре, декоратив-гамәли иҗат белән дә шөгыльләнәләр. Мобиль дәресләрдә пенсионерларны компьютер, смартфон һәм планшетлардан файдаланырга өйрәтәләр. Проектның аерым юнәлеше – сәламәтлекне кайгырту. Аңа 16 төрле хәрәкәт һәм акыл активлыгы керә: дәвалау физкультурасы, йога, цигун, шахмат, бадминтон, теннис, фитнес, буын гимнастикасы, көч һәм нейротренировкалар. 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе белән берлектә катнашучылар өчен авыруларны профилактикалау, диспансерлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр уздырыла.

– «Йөзьяшәр» проекты безнең пенсионерларны берләштерә һәм барыннан да элек аларның аралашуына мөмкинлек бирә. Әлеге проектта катнашучыларның күпчелеге күңелләре белән яшь. Алар белән очрашкан саен иҗат итү, аралашу теләген күрәсең. Шуңа күрә без мондый проектларны һичшиксез хуплыйбыз. Район башлыкларына әлеге проектка киләчәктә тагын да күбрәк кеше җәлеп итәргә кирәк, – диде Илсур Метшин.  

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре