Кайбер мобилизацияләнүчеләрне өйләренә кайтарып җибәрергә мөмкиннәр

Яңа елга мобилизацияләнгән россиялеләрне өйләренә кайтарырга мөмкиннәр. 
Бу хакта URA.RU хәбәр итә.

Мондый чара барлык хәрби хезмәткәрләргә дә кагылмый, ә хәзерге вакытта хәрби өйрәнүләр узучыларга гына кагыла. Ягъни хәрби операция барган урыннарда хезмәт итүчеләр өйләренә җибәрелмәячәк.

Бу мәсьәлә Үзәк хәрби округ һәм Россия Оборона министрлыгы Генераль штабы белән килештереләчәк. Кайтару-кайтармау мобилизацияләнүченең хәрби белгечлегенә дә бәйле булачак.


Фикер өстәү