Газетага язылу

Киләсе елга иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләнәчәк

2027 елның 1 апреленнән Россиядә иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте журналистларга РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.

«1 апрельдән пенсиянең иминият өлешен хезмәткә түләү фонды дәрәҗәсенең үсеш темпларына индексацияләү күздә тотыла. Әлегә бу 3,3 процент, ахыргы саннар 2026 ел нәтиҗәләре буенча, аларның нинди фактик булуына бәйле рәвештә барлыкка киләчәк», – диде Голикова.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков презентациясендә 2027 елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк: 1 февральдә 6,8 процентка һәм 1 апрельдән 3,3 процентка, диде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре