Балаларның интернетка керүе турында законнарны кырысландыруны тәкъдим иткәннәр

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, челтәрдә утыручы балаларның яртысына наркотиклар тәкъдим иткәннәр.

Россиядә балаларның интернетка керүе турында законны кырысландырырга мөмкиннәр. Балигъ булмаганнарның социаль челтәрләрдә аноним теркәлүен тыю һәм кибербуллинг (социаль челтәрләрдәге хәбәрләр аша һ.б. кешене кимсетү, мыскыллау) өчен җинаять җаваплылыгы кертү карала.
Әлеге чаралар Дәүләт идарә университеты хисабында санап үтелгән. Шушы уку йорты Дәүләт Думасы заказы буенча киң колачлы тикшеренү үткәргән.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, үсмерләрнең өчтән ике өлеше социаль челтәрләрдә көч куллану, явызлык күренешләре урын алган материаллар карый, яртысына челтәрдәа тыелган матдәләр куллану тәкъдим ителгән.

Дәүләт Думасы депутатлары әлеге проблеманы өстенлекле тәртиптә караячакларын әйткән.


Фикер өстәү