Әгъзам Гобәйдуллин: «Сайланган депутатлар ышанычны аклар дип уйлыйбыз»

«Татарстанның Муниципаль берәмлекләр Советы»рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүген Казанның 65 нче сайлау участогында тавыш бирде. Аның фикеренчә, сайлауда катнашып, республиканың киләчәген хәл итәбез.

–  Үз депутатларыбызга тавыш биреп, Татарстаныбыз өчен мөмкинлекләр ачабыз.  Илкүләм проектларны тормышка ашырганда да аларның ярдәме кирәк булачак. Республиканың матди хәлен дә алар аша хәл итәчәкбез, – диде Әгъзам Гобәйдуллин. –  Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар бик күп.  Мин моны бик яхшы дип саныйм. Димәк, халыкның сайлау мөмкинлеге зур. Элек эшләгән депутатларны да беләбез, сайланасылары да ышанычны аклар дип уйлыйбыз.

Әгъзам Гобәйдуллин үткән чакырылышта Дәүләт Думасындагы эшләгән депутатларга зур бәя биреп,  Татарстанның бүгенге хәле, матур тормышында аларның лаеклы өлеше бар, диде. Аның белән элеккеге сайлау вакытларын искә төшердек.

– Заманалар үзгәрү белән, сайлау үткәрү дә төрләнә. Элек сайлаулар бер көн булыр иде. Хәзер инде без өч көн уздырабыз. Минемчә, ул бик кулай. Элек бер көн бәйрәм рухы белән яшәсәк, хәзер андый өч көнебез бар. Авыл җирләрендә, районнарда сайлауны халык бик матур уздыра, – ди ул.

Әгъзам Гобәйдуллин моңарчы сайлауга гел хатыны Суфия белән йөргән. Быел парлап килә алмаганнар.

– Хатыным Суфия бүген иртән үк сайлап кайтты. Балаларыбыз да, оныкларыбыз да күп бит безнең. Хатыным оныклар белән мәш килә. Аның кем өчен тавыш биргәнен белмим. Бу темага кайчак фикерләребез дә туры килеп бетми, әмма хатыным дөрес сайлагандыр дип уйлыйм, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

 


Фикер өстәү