Яшьләр сайлаудан ни өмет итә? (СОРАШТЫРУ)

Татарстанда 2,9 миллион кеше сайлау хокукына ия. 36964е тавыш бирүдә тәүге мәртәбә катнаша. 288 егет һәм кызга тавыш бирү көннәрендә 18 яшь тулачак. Яшьләр сайлаудан ни өмет итә? «ВТ» хәбәрчесе шул хакта сорашты.

Сиринә Әюпова, КФУ студенты:
Сайлауның беренче көнендә үк тавыш бирергә уйлыйм. Сәясәттән читтә мин, шулай да, беренче тапкыр булгач, барып, бурычымны үтисем килә. Берничә ел инде кызыгып карыйм бу вакыйгага. Ник дигәндә сайлаудан чын бәйрәм ясыйлар, ә мин моның мәгънәсен аңлап бетермим әле. Быел, бәлки, аңлармын инде.

Әдилә Закирова, КФУ студенты:
Соңгы көндә тавыш бирергә уйлыйм. Чөнки башка көннәрдә укырга, эшкә барасы бар. «Мобиль сайлаучы»мөмкинлегеннән файдаланачакмын. Шулай итеп, туган шәһәремдә түгел, Казанда тавыш бирәчәкмен. Барысын да барып үз күзләрем белән күрәсем килә. Беренче мәртәбәсайлаучыларга күчтәнәч тә була икән моның турында беренче мәртәбә ишетүем. Ләкин аның белән генә кызыктырып булмый дип уйлыйм. Миңа калса, сайлауның, гадел узып, «минем тавышым да хәл итә ала!» дигән фикер күбрәк кызыктырырга тиеш.

Алинә Хәкимова, чыгарылыш сыйныф укучысы:
Быел сайлау алдыннан булган агитацияне күзәтеп бардым кызык икән ул. Интернет шаулады, бар да алдан хәл ителгән,диештеләр. Әлбәттә, минем дә барып, тавыш бирәсем килә башлады. Дөресен генә әйткәндә, башта бармам дип уйлаган идем. Бик кечкенә булса да, минем өлеш тә керергә тиештер. Кем белә бит, бәлки үзгәрешләр булып куяр. Никтер бик дулкынланам, сайлау участогына тавыш бирүнең икенче көнендә барырга җыенам.


Фикер өстәү