Өметләр аклансын: Татарстанда сайлаулар башланды

Бүген Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, өч көнлек тавыш бирү кампаниясенең беренче көне бара. Халык Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлый. Моннан тыш Татарстанның Студентлар һәм Азино округларында Дәүләт Советына һәм районнарда җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар бара. Гадел һәм куркынычсыз, бәйрәмгә тиң һәм хилафлыкларсыз – республикада тавыш бирүне шулай тасвирларга була.

 Һәрвакыт беренче

94 яшьлек Александр Шахназаров белән тормыш иптәше Людмила ханым бүген үк тавыш бирделәр. Алар һәрвакыт шулай җитәкләшеп һәм гел беренчеләр рәтендә йөри икән.

–  Мин – элеккеге хәрби, тәртип яратам, шулай күнегелгән. Хатыным мәктәптә инглиз теле укытты. Ул да сайлауга баруны гражданлык бурычы дип саный. Тормышның уңай якка үзгәрүен күреп торабыз. Соңгы елларда Казан күзгә күренеп бик матурланды. Үзгәрешләр алга таба да булачак әле. Һәр партия тормышны тагын да яхшырту өчен көрәшә дип уйлыйм, – дип фикерләре белән уртаклашты бабай. – Кил дә үз тавышыңны бир. Сине бит берәү дә, фәлән партияне сайла, дип мәҗбүр итми. Үз тавышыңны бирергә кирәк.

Сүзгә Людмила ханым кушыла: «Без законга буйсынып яшәдек. Сайлауларга һәрвакыт йөрдек, йөрибез һәм йөриячәкбез».

Гражданлык бурычын тәүге мәртәбә үтәүче Сиринә Әюпова – Казан федераль университеты студенты. Үзен сәясәттән читтә тора дип саный, әмма сайлауларга берничә ел кызыгып карыйм ди. «Ник дигәндә, сайлаулардан чын бәйрәм ясыйлар, – ди ул. – Мин моның мәгънәсен аңлап бетермим. Быел, бәлки, аңлармын инде».

Халык  сайлый, күзәтүчеләр  карый

Татарстанда сайлау участоклары үз эшен иртәнге сигездә башлады. Тавыш бирү сыйфатлы һәм ачык узарга тиеш. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев өч көнлек сайлауга шундый бурыч куйды. Россия буенча – 96 мең, Татарстанда  2810 тавыш бирү участогы эшли. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 2931939 кеше сайлау хокукына ия. Шуларның 36 меңнән артыгы тавыш бирүдә тәүге тапкыр катнаша. Сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, 2 млн россияле хәзер чит илдә, ләкин бу гына тавыш бирүдә катнашмаска сәбәп була алмый. Шуңа да 144 илдә 384 сайлау участогы ачылган.

Сайлау ачык һәм гадел узсын өчен, участокларда күзәтүчеләр эшли. 14 мең күзәтүченең 3 меңе – Иҗтимагый палатадан. Моннан тыш, Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән дә күзәтүчеләр килгән. Алар да кайбер участокларда тавыш бирү барышын караячаклар. Сайлау барышын 80 массакүләм мәгълүмат чарасы яктырта, тәртипне Эчке эшләр министрлыгы тәэмин итә, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы вәкилләре дә җәлеп ителгән.

– Озак әзерләндек, борчылабыз. Күп кенә нәрсәләрне яңача эшләргә тырыштык, – диде Андрей Кондратьев һәм өч көн дәвамында тавыш бирү кампаниясендә катнашачак хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерде.

Сайлау пандемия шартларында уза. Димәк, куркынычсызлык таләпләренә аеруча басым ясала. Андрей Кондратьев әйтүенчә, участокларда коронавируска каршы барлык таләпләр дә үтәлә. Хәер, сайлауга баручылар моңа үзләре дә инангандыр инде.

– Температура да үлчәнә, битлек-пирчәткә дә, каләм дә бирәләр, дистанция саклана, идәннәрдә махсус тамгалар да бар, дезинфекция үткәрелә. Беләсезме, комиссия әгъзаларыннан махсус халатлар киюне таләп итмәгән идек. Әмма һәркем махсус экипировкадан иде, – дип хисап тотты Андрей Кондратьев.

Участокларда сайлау куркынычсыз булса да, өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган кешеләр дә бар. Кондратьев моны да, коронавирус биргән сабак, ди. Кешеләр үзен сакларга тырыша.

– Чынбарлык хәзер башка. Без күнеккәнчә түгел. Әмма мондый системада да яшәргә һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә өйрәндек. 2020 елда өйдән тавыш бирү зур яңалык иде. Участокларга шалтыратып чыктым: өйдән генә  сайларга теләүчеләр күп, гаризалар саны зур, – дип аңлатты рәис.

Тикшереп торачаклар

Сайлау көннәрендә тавыш бирү участокларын Роспотребнадзор да күз уңыннан ычкындырмаячак. Коронавируска каршы саклык чаралары үтәләме – алар шуны тикшерәчәк.

– Тавыш бирүгә кадәр үк участокларны тикшергән идек. Шәхсән үзем дә өченче көн Дәрвишләр бистәсендәге участокларда булдым. Тулы әзерлек бар дип әйтәсе килә. Сайлаучылар өчен дә шартлар тудырылган, – диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Сүз уңаеннан, башкаладагы сайлау участокларында гриппка каршы вакцина ясату өчен махсус пунктлар ачылачак. Тавыш бирергә килүчеләрне бу мөмкинлектән дә файдаланырга өндиләр.

 

Россия Иҗтимагый палатасының мәгълүмати бергәлек, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич Татарстанны сайлауларның ачыклыгын тәэмин итү буенча алдынгы дип бәяләде. «Республикада уңай тәҗрибәләр күп: әйтик, участокларда блогер-күзәтүчеләр эшли, алар үзләренең социаль челтәрләрендә барлык процессны ачыктан-ачык яктырта», – дигән фикердә Малькевич.

Сәясәт технологы, интернет-технологлар ассоциациясен гамәлгә куючыларның берсе Владимир Кутилов Татарстанның тавыш бирүдә бай традицияләре булуын искәртте. «Республика халкы өчен тавыш бирү көнендә бөтен гаилә белән җыелу, участокка балалар һәм зур компанияләр белән килү – гадәти хәл. Татарстан өчен сайлаулар – һәрвакыт бәйрәм», – ди ул.

Сайлауның беренче көнендә иртәнге якта ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән берлектә, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тавыш бирде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, үзизоляциядә булу сәбәпле, өйдә тавыш бирде. Бу хакта ул Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

– Депутатларга мөрәҗәгатьләр төрле булды, аларның Дәүләт Думасы тарафыннан үтәлүе кирәк, – диде Минтимер Шәймиев.

– Бу – киләчәк язмышны билгеләү дигән сүз. Дәүләт Думасы, шул исәптән, халкыбызның язмышы, киләчәге өчен кирәкле, аның ихтыяҗын канәгатьләндерә торган законнар кабул итәргә һәм халык мәнфәгате өчен эшләргә тиеш, – диде Марат Әхмәтов.

Әзерләде – Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү