ДЦП диагнозлы Алмаз Низамов: «Хатыным мине үзе эзләп тапты»

Тормыштан зарланмаган кеше сирәк хәзер. Ике кулыбыз, аягыбыз йөреп торса да, күзләребез күрсә дә, шөкер итәргә онытабыз кайчак. Ә бит янәшәбездә тормыш авырлыкларына бирешмичә, авыру булып та, үзен сау-сәламәт итеп санап яшәүчеләр бар. Алар өчен тормышта киртәләр юк. Иң мөһиме – яшәү теләкләре көчле андыйларның. Түбән Камада яшәүче Алмаз Низамовны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Табиблар, йөри алмас, озак яшәмәс, дигән егет киресен раслый. Ул йөрергә дә, сөйләшергә дә өйрәнә. Мәктәп тәмамлап, һөнәрле дә була. Күпләрне шаккатырып, сау-сәламәт кызга өйләнә, алар ике бала үстерә.

«Әниемә һәйкәл куяр идем»

Алмазның ике апасында да ДЦП диагнозы була. Алар озак яши алмыйлар. Әниләре бу хәлләргә ничек түзгәндер? Тик ул бу сынауларны сабырлык белән, ә балаларын һәркайсын яратып кабул итә. Аларга бар назын бирә.

– Минем әни кебек башка кеше юктыр ул. Мөмкин булса, мин аңа һәйкәл куяр идем, – ди Алмаз. –  Олы апам, тугач, бер көн генә яшәп кала. Аның артыннан туган икенче туганым 11 яшькә җиткән иде. Аяклары бөтенләй йөрми, хәле авыр булды. Ул коляскада гына утырды. Без 1999 елда Агыйделгә су коенырга барган идек. Апамны да үзебез белән алдык. Күрәчәге булгандыр инде, шул су буенда каяндыр оясы белән кигәвеннәр килеп чыгып, аны тешләделәр. Апа шуны күтәрә алмады. Авыруыннан түгел, аллергиядән үлде ул. Апам үлгәч, мин бик озак еладым.

Әнисе бердәнбер юанычы булган улын аякка бастырыр өчен бик тырыша. Әтиләре Фәрит гомер буе  машина йөртүче булып эшли. Вакыт-вакыт Алмазны да машинасына утыртып, дөнья күрсәтеп йөргәли. Әмма дәваланырга йөртү әнисе җилкәсендә була.

– Әни мине шәһәрнең бер башыннан икенчесенә көнгә икешәр тапкыр йөртер иде. Кичен кайтып ашарга пешерә дә әтине каршы ала. Бер дә моңая белмәде. Елмаеп кына торыр иде. Әниемнең йөрәгендә каян булгандыр ул шулкадәр ярату, наз?! Мин аңа бик рәхмәтле, – ди ул.

Алмаз   коррекцион мәктәптә укыган. Андагы балалар хәленә керсәләр дә, урамдагылар Алмазны кимсетәләр. Ул, кешедән оялып, өйдән дә чыкмый.

– Үземне контрольдә тота башлагач кына, урамга чыктым. Әкренләп дусларым барлыкка килде. Алар мине үз итте. Җәйләрен авылга кайтып йөри идем. Анда да дуслар таптым, – дип сөйли Алмаз.

Мәктәпне тәмамлагач, Алмаз училищеда агач остасы һөнәрен үзләштерә. Янәсе, аннары эшкә урнаша. Тик аны алам дип торучы табылмый. Аптыраган егет эш бирүчеләргә дә мөрәҗәгать  итеп карый. Алар, сезгә урам себерүче вакансиясе генә туры килә, ди. Әмма Алмаз моның белән килешми, яңадан тегүчелеккә укый. Тик бу һөнәре белән дә эшкә урнаша алмый. Белгәннәре югалмый аның, тормышта кирәк була.

«Хатынымны үлеп яратам»

2014 елның көзендә Алмазның социаль челтәрдәге сәхифәсенә  смс килеп төшә.  Анда «сине кайдадыр күргәнем бар» дип язылган була. Егеткә шул кирәк тә. Ул кызга каршы җавап яза. Язышу 2 ай дәвам итә. Ә аннары Алмаз кызны очрашуга чакыра. Әмма күрешер алдыннан үзенең авыру икәнен дә әйтә. Олы йөрәкле кыз каршы килми, алар очраша. Алмаз кызны бик ошата. Ике көннән үзләренә кунакка чакыра.

– Шул килүеннән мин аны җибәрмәдем. Бер атна бездә яшәгәннән соң, никах укыттык. Баштарак аның әти-әнисе бик риза булмаса да, соңрак уртак тел таптык без. Алар кызлары сайлаган кияүгә риза булдылар. Бераздан туй да үткәрдек, – ди Алмаз. – Хатыным авырга узгач та, балам үзем кебек булмаса ярар иде, дип теләдем. Мин инде мәктәптә укыганда да бу хакта уйлана идем. Биология укытучысын, миннән туган балалар авыру булмыймы, дип аптыратып бетерә идем. «Синең балаларың авыру булмый. Ә менә бу чир берничә буыннан соң кабатлана ала», – дип тынычландырган иде.

Беренче балаларын көткәндә, УЗИ малай дип күрсәтә. Алмазның бик тә кыз бала сөясе килә.

– Дилбәр, кызыбыз бар, дигәч, мин сүзсез калдым. Әле дә әниемә карап берни әйтә алмыйча торганымны хәтерлим. Бала мине бөтенләй үзгәртте. 2018 елда улыбыз Сәйдәш туды. Икесе дә сау-сәламәт. Әле алар минем авыру икәнне аңламыйлар. Әти-әнине сайлап алмыйлар. Нинди булсак та, яратырлар дип уйлыйм. Әти буларак кырыс булсам да, мин аларны бик яратам. Хәзер тормыш авыр, сабыйларга ныклы тәрбия кирәк, – ди ул.

Алмаз кызын музыка мәктәбенә йөртә икән. Мәликәнең бик тә җырлавын тели. Ә Сәйдәшне баянчы итәсе килә аның.

Булган тормышына шөкер итә белә Низамовлар. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, Дилбәр дә ирен яратып кына тора. Алар бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, кадерләп яши. Гаиләдә бар да яхшы булуына карамастан, Алмаз эш таба алмавына борчыла. Ни дисәң дә, гаилә хуҗасы бит! Әле ярый хатыны Дилбәр эшли икән. Яшьләр үз фатирларында яши. Машиналы булу теләкләре дә бар.

Хыял

Алмазның электән бөтен хыяллары чынга ашып торган. Өйләнәсе килгән – гаилә корган. Балалар үстерергә хыялланган, анысы да насыйп булган. Хәзер инде аның танылган блогер буласы килә. Үзенең Инстаграмында физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә үрнәк булып, аларны көчле рухлы булырга өндәмәкче.

– Үзем кебекләрне берләштереп, аларга киңәшләр бирер идем. Мин авыру дип, ятып кына торырга да була. Әмма алай ярамый! Беркайчан да артка карамагыз. Кешене хыял һәм теләк яшәтә. Әгәр алар булса, тормышны башкача күрәсең. Элек минем кебекләргә көлеп карасалар, хәзерге кешеләр безне аңлый, кимсетми. Әти-әниләр дә балаларына инвалидларга карата җылы мөнәсәбәттә үстерә. Андый гаиләләргә мең рәхмәт. Минем беркайчан да нәрсәгәдер үпкәләп, борчылып утырганым юк, – ди ул. – Гаиләм – төп терәгем. Дилбәремә рәхмәт. Ул миндә кимчелекләр күрмәде. Хәзер бер генә теләк – икәү бергә балаларны үстереп, аларның киләчәген кайгыртып яши алсак иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү