«Бездә балаларны бүлү юк»: Татарстанда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен белем алу өчен шартлар бармы?

Мәктәпләрдә уку елы ахырына якынлаша. Чыгарылыш сыйныф укучыларының да,  әти-әниләрнең дә башлары әйләнгән чак. Укырга керергә кирәк! Дөрес, сау-сәламәт балага мөмкинлекләр җитәрлек. Әгәр балаңның физик мөмкинлекләре чикле булса… Бу очракта нишләргә? Үзе теләгән җиргә андыйларны кабул итмәсәләр? Татарстанда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен белем алу өчен шартлар бармы? «ВТ» журналисты республикада авыру балаларны һөнәргә өйрәтә торган уку йортлары җитәкчеләре һәм баласын укырга кертергә теләүче әти-әниләр белән аралашты.

Баланы кызганмагыз!

Кукмара районының бер авылында гомер итүче Зөлфия ханым әнә шулай ди. Заманында район табибы аңа алтын киңәшләр бирә: «Балам авыру дип, аны кызганып, эш эшләтмичә, назлап-сыпырып кына утырма! Олы балаларыңны ничек тәрбияләдең, шулай итеп үстер. Авыру дип санама!» Зөлфия ханым шулай эшли дә. Улына кирәк чакта кырыс та, кирәк икән ягымлы да була, вакытында мактый да, тотып сүгә дә.

– Иң элек баламны авыл мәктәбендә укытып карадым. Авыррак булды. Аннары инде коррекция мәктәбенә укырга бирдем. Анда ул 9 сыйныф тәмамлады. Тукталып калмадык, Мамадыштагы политехника көллиятенә укырга керде. Авыру булса да, кулы эшкә өйрәнде. Аның өчен җаным тыныч. Ул кешеләр белән дә аралаша, тормыш итәргә дә өйрәнеп килә, – ди Зөлфия ханым.

Без дә Мамадышта урнашкан көллият җитәкчелеге белән элемтәгә кердек.

–  Көллияттә авыру балалар өчен махсус төркем бар. Әгәр укырга керәм дип килүче бар икән, без махсус программа буенча төркем төзибез. Бездә әлеге балалар штукатур-маляр һөнәренә өйрәнәләр, – ди уку йортының директор урынбасары Динар Хәкимов. – Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшләү җиңелрәк тә әле. Алар икенче төрлерәк, сүзне тыңлыйлар, кушканны үтиләр.

Мамадышка укырга килүчеләр арасында ДЦП диагнозлы һәм акылга зәгыйфь балалар да бар. Динар Хәкимов әйтүенчә, алар белән уртак тел табарга гына кирәк икән.

– Бездә балаларны бүлү юк. Барысына да бертигез караш. 2 ел рәттән икешәр төркем укытабыз. Ул балалар үзләренең тырышлыклары белән аерылып тора. Төрле чаклары була, әмма махсус инклюзия буенча укып кайткан педагоглар ул балалар белән уртак телне тиз таба, – ди җитәкче.

Ул әти-әниләргә киңәшен дә бирде:

– Кайчак, бала авыру дип, коррекция мәктәбенә бирергә ашыгалар. Сез аның мөмкинлеген карагыз. Бәлки, балагыз сау-сәламәтләр арасында укый аладыр. Ә бит бу авырулар арасында югары белем алырга да тырышучылар юк түгел. Безнең көллияткә тугызынчы сыйныфны тәмамлап килеп булса, югары уку йорты өчен урта белем алу мәҗбүри. Шуңа да кайбер балалар кичке мәктәпләрдә укып, вузга керә. Балагызга һөнәрне дөрес итеп сайлагыз. Кимчелегенә карагыз. Бер танышымның колаклары ишетми, ул компьютерлар буенча укып чыкты. Балагыз тормышка әзер булсын дисәгез, һөнәрле итегез!

Маңгаена язылмаган

Сәламәтлегендә кимчелеге булган балаларны кайчак сауларыннан аерып та булмый, ди Түбән Кама агросәнәгать көллияте директоры Флера Шәйгарданова. Хәзерге вакытта аларда 184 авыру бала белем ала икән. Алар республиканың төрле районнарыннан җыелган. Биредә читтән килгәннәр өчен тулай торак та бар. Балаларны слесарь, штукатур, столяр, бакчачы, кондитер, тегүче белгечлекләре буенча укыталар.

– Без республиканың барлык коррекция мәктәпләре белән ныклы элемтәдә торабыз. Безгә бик күп районнардан киләләр. Үз-үзләрен карый алырлык балаларны укырга алабыз. Араларында психик авыру белән интегүчеләр дә күп. Әмма күбесенең инвалидлыгы юк. 184 баланың 60ы гына инвалидлык алган. Ә бит барысының да кимчелеге бар. Ата-ана баласының авыру икәнен кабул итәргә, аның мөмкинлегеннән чыгып, тормышка әзерләп калдырырга тиеш, – ди Флера ханым.

Тормышка әзерләү дигәннән, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бер очрашуда, авыру балаларны  яшәргә өйрәтергә кирәк, дигән иде. Татарстанда нәкъ менә акылга зәгыйфь балалар өчен «Идел» тернәкләндерү үзәгендә, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан психоневрологик диспансерда да тормышка өйрәтәләр. Без моны үз күзләребез белән күрдек. Авыру газ кабызырга, ашарга пешерергә, банк картасыннан акча алырга, кибеткә йөрергә өйрәнә.

Түбән Кама агросәнәгать көллияте тулай торагында яшәүчеләр дә нәкъ шушылай итеп олы тормышка әзерләнә.

– Бездә укучыларга стипендия түләнә. Алар үз акчаларын үзләре тота. Кешеләр белән аралашырга өйрәнәләр. Әле менә 2 курста укучылар практикага китте. Күбесе шунда эшкә дә кала. Максатыбыз – авыру балаларны төрле яклап үстерү. Белем генә биреп калмыйбыз, төрле сәләтләрен дә ачабыз. Алар безгә килгәч, сәхнәгә дә менә, төрле бәйгеләрдә дә катнаша. «Абилимпикс» бәйгесендә сау-сәламәт кешеләр белән бергә катнашып, беренчелекне алган укучылар да бар, – ди Флера Шәйгарданова.

Могҗиза булмады

Казанда яшәүче Ландыш Имамиеваның да улы быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Баласы ДЦП диагнозы белән туа. Табиблар, балаң ятачак кына, диләр. Әмма ана киресен раслый. Кечкенәдән бик актив була. Әнисе аны кая гына йөртми?! Улы аякка да баса, ничек итсә итә, йөрергә өйрәнә. Шөкер, аның акыл үсешенә дә зыян килмәгән. Малайның бер теләге бар: киләчәктә театр артисты буласы килә. Әмма аның мөмкинлекләре белән бу хыял гына булып кала.  Бу очракта авыру балаларга нишләргә? Бер Ландышның малае гына түгел, театрга гашыйк балалар күп икән алар. Кәрим Тинчурин театрында нәкъ менә шундый балалар өчен «Могҗиза» дип аталган театр студиясе эшләп килә.

– Театр студиясенә йөри башлагач, бик сөенгән идек. Янәсе, мәктәп бетергәч, улым театр училищесына керер. Тик булмады. Безнеке кебек диагнозлы бала анда укый алмаячак икән. Без Казан театр училищесына да бардык. Барысын да аңлаттылар.  Улым өчен түгел бу. Балам өчен өзгәләнеп кайттым. Аның исә укырга керү теләге көчле: директорга, аяклары тыңламаса да, мин бии дә алам, дип тора. Өйгә кайткач: «Минем дә башка балалар кебек йөрәгем бар, күңелем бар», – дип үкседе. Әни буларак, миңа да авыр, – ди Ландыш.

Без тагын берничә әни белән сөйләштек. Барысының да теләкләре бер: балаларын театр артисты итеп күрәселәре килә.

– Кызым Эльвина бик яратып спектакльләрдә катнаша, – ди Алсу Федотова. – Сөйләшүендә кимчелекләр бар, аңарда ДЦП диагнозы. Әмма никадәр генә сөйләшеп, аңлатсам да, уеннан кире кайтмый. Мин театрда эшләячәкмен, дип тора. Инде үгетли торгач, 11 нче сыйныфны тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга барырга булды.

Без Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова белән сөйләштек.

– Дөрес, бу балалар театр училищесына документларын тапшыра ала. Әмма укырга кергәндә аларга бернинди ташлама да каралмаган. Башкалар белән беррәттән барлык биремнәрне дә үтәргә тиеш булалар, – диде директор. – Бездә уку җиңел түгел. Сау-сәламәт балалар да кайчак укуларын ташлап китәләр. Ә монда сүз ДЦП диагнозлы балалар турында бара. Аларга бик авыр булачак. Иҗатны үз итсәләр дә, бу балаларга дөрес итеп аңлатырга кирәк. Алар актер була алмыйлар. Тамакларын туйдыра торган һөнәр сайларга кирәк, ә театр уйнар өчен мөмкинлек җитәрлек. Ниндидер студиядә яки түгәрәкләр оештырып, бу эшне дәвам итәргә була. Мине дөрес аңласыннар, физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга карата һич тә начар мөнәсәбәттә түгел мин. Әмма һәр һөнәрнең үз таләбе бар. Шуңа да күңелне төшермичә, үзеңне башка өлкәдә табарга кирәк.

Махсус театр кирәк

Кәрим Тинчурин театрының атказанган артисты Зөфәр Харисов әнә шулай ди. 2019 елда оешкан «Могҗиза» студиясенә бүген 13 бала йөри икән. Араларында Даун синдромы белән авыручы, начар сөйләшүче һәм аяк-кулларында кимчелеге булган ДЦП диагнозлы балалар бар.

–  Без «Могҗиза» студиясендә балаларның мөмкинлекләреннән чыгып эш йөртәбез. Театр артисты Салават Хәбибуллин алар белән махсус күнегүләр ясый. Сәхнә хәрәкәтенә өйрәтә. Гөлназ Нәүмәтова сөйләм телен алып бара. Театр уйнарга теләгән сабыйларның хыялларын юкка чыгармас өчен, без бу студияне оештырып, аларга мөмкинлек бирдек. Әзме-күпме артист тормышын, театрны күрсәтәсебез килде. Без алар белән «Беренче театр»,  «Сүнгән йолдыз»лар дигән спектакльләрне сәхнәләштердек. Шушы көннәрдә  премьера була. «Миһербанлык» дигән театр күрсәтәчәкбез, – ди Зөфәр Харисов.

Студиягә йөрүче балалар артистлардан күп әйбергә өйрәнгән. Сәхнәдә үз-үзеңне тоту, сөйләшү, хәрәкәт – барысы да сабыйларга уңай эмоцияләр бирә икән.

– Теләче районының Алан авылыннан 19 яшьлек егет тә килә әле безгә. Тик алар «Могҗиза» студиясеннән кайчан да булса бер китәргә тиеш. Алар белән эшләү үзебезгә дә рәхәт. Әмма язмышларын театр белән бәйләү әлегә чынга ашмаслык хыял гына булып кала, – ди Зөфәр Харисов. –  Бу – зур проблема. Әгәр монда йөргән балалар Казан мәдәният институтына кереп, аны тәмамлап, артист булып чыксалар да, алар өчен хөкүмәт тарафыннан махсус театр оештырырга кирәк булачак. Дөрес, физик мөмкинлеге чикләнгән балалар укып чыга икән, театрларда берәр роль уйный ала әле алар. Әйтик, Мәхдүм ролен. Әмма авыру кешегә туры килә торган рольләр күп түгел шул.

Казанда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен «Э-моция» инклюзив театр студиясе эшли. Аның җитәкчесе Инесса Клюкина белән дә сөйләштек.

– Башта без «Юность» мәдәният йортында театр түгәрәге ачтык. Ул әкренләп студиягә әйләнде. Бездә авырулар да, сау-сәламәт кешеләр дә эшли. Безнең театрда актерлык белеме булмаган кешеләр уйный. Безнең режиссерларыбыз да, җырга, сөйләмгә өйрәтүче педагогларыбыз, хореографыбыз да бар. Алар бушка эшли. Хәер инде без коммерцияле булмаган социаль оешма (НКО) төзедек. Төрле грантлар отып, без үз көнебезне үзебез күрәбез, – ди Инесса.

Инесса театрда уйнарга теләүче балаларга киңәшен дә бирде.

–  Бик телиләр икән, безгә килсеннәр. Бездә 18 яшьтән өлкәнрәкләр уйнаса да, без аларны чакырып калабыз. Хәзерге вакытта коллективка кешеләр җыябыз. Тора-бара алар да үз студиясен ача ала. Әнә шулай итеп, хыялларны чынга ашырып була, – диде ул.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү