Бала – уенчык түгел: ни өчен ятимнәр катлы-катлы ятимлек кичерә?

Ятим баланы әти-әниле иткән кешегә оҗмах ишекләре ачылыр, ди. Тик бар кеше дә чит баланы алып үстерә аламы? Моның өчен олы йөрәкле, кешелекле булу гына җитми, бик зур сабырлык та кирәк. Кызганыч,  сабырлыклары сынучылар да бар.  Узган ел республиканың ятимнәр йортларына гаиләдә яшәгән 72 бала кире кайтарылган. Бала – уенчык түгел. Аны ташлап калдырып та, уйнап туйгач, тотып атып та булмый. Ни өчен ятимнәр катлы-катлы ятимлек кичерә?

 Гаилә кирәк

Казанда яшәүче Илнур (исеме үзгәртелде) – инде үзе гаилә башлыгы. Үз әнисенең кем икәнен белми ул. Эзләп карауны кирәк тапмаган. Аның каравы биш хатын-кызга әни дип эндәшкән.

– Ятимнәр йортына кире кайтарулары шулкадәр авыр булды. Бу хакта кайчак төннәрен уйланып ятам. Һич онытып булмый, – дип сөйли Илнур. –  16 яшемә кадәр миннән дүрт мәртәбә баш тарттылар. Башка гаилә җылысы тоймасымны яхшы аңладым. Шуннан соң максат куйдым: гаилә корам һәм бәхетле булам! Яшем җиткәч, ятимнәр йортыннан киттем. Укырга кереп, тулай торактан бүлмә алдым. Аннары миңа тиешле фатирны бирделәр. Иске генә машиналык акча эшләдем. Шуның белән кичләрен таксист булып йөрдем. Аллаһы Тәгалә бишенче әниемне һәм сөйгән ярымны шунда юлыма чыгарды.  Чулпан белән әнисе Мәүлидә апа мине үзләренә чәйгә дәште. Дуслашып киттек, күп тә үтмәде, Чулпан миңа кияүгә чыкты.

Мөслим районының Күбәк авылында гомер итүче 9 бала үстерүче Ильфира белән Ирек Камаловлар тәрбиягә алып үстергән кызларының, 16 яшькә җиткәч, үз әнисен табып китеп баруын авыр кичергәннәр.

– Җибәрәсе килми бит. Кат-кат сорадык, хәзер бар да яхшы булсын дип теләп торабыз. Начар юлга гына кермәсен иде инде. Әле бит аның өч туганы бездә калды.  Бик читен булды.  Ильфира апаң тагын бер сөй идең, ярат идең дип елый. Кечкенәдән үстергән сабыйлар үзеңнеке була инде. Аларны ничек итеп кире илтеп буладыр ул, мин моны бөтенләй аңламыйм, – ди Ирек абый.

Һәр сабый әниле булсын!

Тәрбиягә алган сабыйларны кире кайтаручылар кемнәр алар? Нинди очракта балаларны үз әниләреннән тартып алалар? Кире кайтарылган балалар нинди хисләр кичерә? Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге җитәкчесе Венера Васильева белән шулар турында сөйләштек.

– Безнең максат – һәр балага гаилә табу. Әгәр ул сабыйларны үз әниләренә кайтара алсак, бу – зур эш. Әти-әни баласын үзе үстерсен өчен  барлык мөмкинлек тә бирелә. Әйтик, эчкече икән, баланы вакытлыча гаиләдән алып торып, аларны айныту эшләренә керешәбез. Республикада «Аеклык ноктасы» дигән программа эшли. Авыр тормышта яшиләр икән, социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Эшсезләргә эш тә табарга булышабыз. Имин булмаган гаиләдә яшәүче баланы да гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына гаиләдән алабыз, – ди ул.

«Тәрбиягә алган баланы кире кайтару – сабый өчен зур стресс», – ди белгеч. 2017 елда республикада кайтарылган балалар саны буенча антирекорд куела. Ул елны 97 сабый гаиләдән кире ятимнәр йортына китерелә. Баланы кире кайтарган өчен тәрбиягә алучыга закон тарафыннан бернинди җәза яки штраф та каралмаган. Алар  баланы теләсә кайчан кире кайтара ала.

–  Сабыйлар үсмерлек чорына җиткәч, опекун булып торган кешеләр аларны кайтару өчен мең сәбәп таба, – Венера Васильева. –  Бик күп очракта баланы үз якыннары: опекун булып теркәлгән әби-бабасы, туганнары кире  кайтара. Тәрбиягә алган чит гаиләләр моны сирәк эшли. Кире кайтаруның тагын бер сәбәбе – опекун үлеп китү. Кайбер очракта баланы вакытлыча дип алып карыйлар да, үстерә алмасларын аңлагач, китерәләр. Икенче кат ятим калу балага бик авыр. Андыйлар белән психологлар эшли.  Бер ятимнәр йортына 2 яшендә алып 13 ел үстергән малайны кире китерделәр. Ул нишләргә дә белми. Әнием дип елый, үскән йортына кайтасы килә. Тик кирегә юл юк. Бер баланы кире биргән гаиләләр кабат ятимнәрне ала алмый. Сабыйлар язмышы белән уйнарга ярамый. Ул бит кибеттәге товар түгел…

«Тәрбиягә бала алырга теләүчеләрнең үз таләпләрен куеп, сабый сайлауларын да аңлап бетермим», – ди белгеч. Ул безгә тәрбиягә бала алу тәртибен аңлатып үтте:

–  Республикада «усыновитель.ру» дигән сайт бар. Анда барлык мәгълүматлар да язылган. Анкета калдырганда, сезгә ниндирәк кыяфәтле сабый кирәген яза аласыз. Берәүләр сары чәчле, зәңгәр күзле кызчык сорый, икенчеләр яшел күзле малай эзли. Башта  баланы компьютер аша сайлап аласың. Тәрбиягә бала алырга теләүче гаиләләрне  махсус әзерлиләр. Алар укытыла.  Аннары инде бала яшәгән урынга килеп, аның белән күрешү мөмкинлеге дә бирелә. Узган ел коронавируска бәйле вазгыять аркасында, баланы кереп күреп булмый иде. Быел әкренләп бу эш яңартыла башлады. Баланы үз әби-бабасы, туганнары алса, бу очракта уку кирәкми.  Без бертуганнарны аермау яклы. Кайчак 3 бала бергә үсә, калган икесен әниләре соңрак ятимнәр йортына бирә. Бу очракта сабыйлар бер-берсен белми дип, аерып та биргән вакытлар бар. Аермас идең – бер гаиләгә 5, 6, 7 бертуганны бергә алам дип торучыларын табу җиңел түгел. Балалар арасында физик мөмкинлеге чикләнмәсә дә, сәламәтлеккә туймаганнары да бар.  Әмма чын күңелдән баланы бәхетле яшәтәм дигән кеше моңа карап тормый.

Лаешта яшәп, ялгызы 8 бала тәрбиягә алып үстерүче Алсу Вәлиева искә төште. Ул, җәй көне балаларын алып, Анапага күченеп киткән.  Китүенең сәбәбе – сабыйларның сәламәтлекләрен ныгыту. Диңгезнең файдасын күргәннәр. Әнә шуңа да Алсу торган җирен, йортын, яраткан эшен ташларга мәҗбүр булган. Ә бит бу балаларның үз әниләре дә бар!

Инде яңа гаилә тапкан балаларының бәхетен кабат җимерүче аналар да бар икән. Венера Васильева әнә шундый бер очракны искә алды.

– Бер гаиләдә матур гына тәрбияләнүче малайның үз әнисе котырткан. Алар сине акча өчен үстерә, дигән. Малай тәрбиягә алган гаилә өстеннән ниләр генә язып бетермәде. Кире балалар йортына кайтарсыннар өчен тырышты. Үз әнисе: «Анда кайтсаң, мин алам», – дип вәгъдә биргән булган. Бала кайтты, тик әнисе юкка чыкты. Малай шунан соң ятимнәр йортыннан качып чыгып китә башлады, кыек юлга керде. Хәзер махсус учреждениедә укуын дәвам иттерә.  Алга таба аның язмышын күзәтеп, үзебез ярдәм итеп торачакбыз, – ди ул.

Бала нинди очракларда караучысыз калган дип санала?

  • – Әти- әнисенең вафат булуы;
  • – ата-ананың вазыйфасын үтәүдән баш тартуы;
  • – ата-аналарның иректән мәхрүм ителүе;
  • – суд карары буенча ата-ананың хокукларыннан мәхрүм ителүе яисә аларның чикләнүе;
  • – суд тарафыннан ата-ананың эшкә яраксызлыгы танылу;
  • – ата-ананы мәҗбүри рәвештә ниндидер авырудан дәвалау.

Тәрбиягә бала аласы килгән кешегә нишләргә?

Үзегез яшәгән районның опека һәм попечительлек бүлегенә гариза калдырырырга кирәк. Гаризага үзең, эш урыныннан соңгы 1 елга уртача хезмәт хакы,  медицина белешмәсе, тәрбиягә бала алучы әти-әниләр өчен махсус курс үтү хакында белешмә теркәлә. Опека бүлекләрендәге белгечләр бу хакта тулырак аңлатып бирәчәк.

Уллыкка алумы әллә опекунлыкмы?

Опекага алган баланы 18 яше тул­ганчы тәрбиялисе. Ә уллыкка алынган бала гаилә әгъзасы статусына ия. Аның өчен ата-ана гомер буе җаваплы була. Опекага алынган баланы тәрбияләү өчен дәүләт матди ярдәм күрсәтә, уллыкка алынган баланы тәрбияләү өчен ата-ана бары тик үз көченә генә ышана ала. Опекага алу мәгариф идарәсенең опека һәм тәрбиягә алу бүлегендә гамәлгә ашырылса, уллыкка алуны суд ярдәмендә генә башкарып була. Опекага алынган бала 18 яше тулганчы опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре тарафыннан даими тикшерелеп тора, ә уллыкка алынган бала баштагы 3 елда гына күзәтү астында була.

Опекуннарга күпме пособие бирелә?

  • Баланы гаиләгә алганда, бер тапкыр 18 004 сум 12 тиен акча бирелә.
  • Физик мөмкинлеге чикләнгән, 7 яшьтән узган, бертуган сабыйларны уллыкка алганда, һәркайсы өчен  бер тапкыр 144 306 сум 87 тиен акча түләнә.
  • Ай саен бакча яшендәге сабыйга –  9 357 сум, мәктәп баласына 10 790 сум пособие каралган.
  • Бала алып үстерүче кешегә һәр сабый өчен дәүләттән  ай саен 3 мең күләмендә хезмәт хакы түләнә.
  • 3 яшькә җитмәгән яки инвалид бала (физик, психик, акыл ягыннан сау-сәламәт булмаган)   өчен ай саен 900 сум акча өстәлә.
  • Тәрбиягә алган кешенең  педагогик яисә медицина белеме булса, ай саен тагын 6 500 сум акча бирелеп бара.

 Ятим баланы тәрбиягә алган гаиләләргә нинди ташламалар тиеш?

18 яшькәчә өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүчеләргә ай саен 6 яше тулмаган балаларга дару өчен  142 сум акча бирелә. Шулай ук фатирларда торган гаиләләр торак-коммуналь  хезмәтләр өчен тоткан чыгымнарның 30 проценты субсидия буларак кире кайтарыла. Үз йорты белән яшәүчеләргә ягулык бәясенең 30 проценты кире кайтарыла.  Торак алганда, бу гаиләләргә 30 процент ташлама бирелә. Укучы балалар тәрбияләүчеләргә сабыйларына 18 яшь тулганчы ай саен 320 сум күләмендә юлда йөрү өчен субсидия каралган.

САН

  • Татарстанда бүген  7 380 гаиләдә 9 487 бала тәрбияләнә. Узган ел 741 бала гаиләгә бирелгән.
  • 2014 елда Татарстанда ятимнәр йортының саны 12 дән 8гә кала. Ябылганнарында баланы гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү  үзәкләре ачыла. Республикада  әти-әнисез калган сабыйлар өчен 13 оешма эшли.

Гөлгенш ШИҺАПОВА


Фикер өстәү