Буыннар сызлаганда нарат ылысы булыша

Нарат ылысын кышын җыйсаң хәерле. Бу чорда ул аскорбин кислотасына, эфир майларына баерак була. Нарат ылысы буыннар шешкәндә, бөерләр белән проблемалары булган кешеләргә, балаларда диатез вакытында ярдәмгә килә.

Буыннар сызлаганда кечерәк кенә кәстрүлдәге суга нарат энәсе салып, унбиш минут талгын суда кайнатып алырга кирәк. Сөзгәч, шушы төнәтмәдән буыннарга компресс куясы. Диатез вакытында исә баланы шушы төнәтмә белән коендыру булышачак.


Фикер өстәү