Татарстанда ике айда 34 кеше янгын корбаны булган

Татарстанда янгыннарга бәйле хәлләр катлаулы булып кала. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин әйтүенчә, ел башыннан республикада инде 562 янгын очрагы теркәлеп, аларда 34 кеше һәлак булган.

Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк. Янгыннарның күпчелеге  – дүрттән өч өлеше (406 очрак) торак йортларда чыгып, 33 кешенең гомерен өзүгә китергән. Төп сәбәбе – электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау. Янгыннарның 36 проценты шуңа бәйле. Шулай ук күпкатлы йортларда да янгыннар ешайган: барлыгы 14 шундый очрак теркәлгән. Бу – узган елдагыга караганда ике тапкыр артык. Күпкатлы йортларга «кызыл әтәч» керүнең сәбәбе – янгын сигнализациясе системаларының төзексезлеге.


Фикер өстәү