Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенында дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы кысаларында татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга, иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән Бөтендөнья татар конгрессы төбәкара иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты әгъзасы, язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Шәмсия Җиһангирова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Казакъстанның татар һәм башкорт конгрессы идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов бүләкләнде. Алар бу бүләккә татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре, актив иҗтимагый эшчәнлекләре өчен лаек булды.

Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән тугыз кеше бүләкләнде.

Алар:

*Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма комитеты әгъзасы Рамил Абитов;

*Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, виртуоз музыкант, Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаев;

*Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте президиумы әгъзасы, «Кувака» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Камил Дәүләткамов;

*Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, Башкортстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Нәсимә Кадыйрова;

*Рязань шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фәридә Ситдыйкова;

*Киров өлкәсе татарларының төбәк мәдәни-мәгърифәти иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Рәүф Фәсхетдинов;

*«Тәкбир» ветераннарга, инвалидларга һәм аз керемле гражданнарга ярдәм итү иҗтимагый хәйрия фонды президенты Дамир Хәйретдинов.

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә татар мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән өч милләттәшебез лаек булды.  Алар — Красноярск шәһәренең «Яңарыш» җирле татар милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзасы, «Йолдыз» вокал-хореографик татар халык ансамбле җитәкчесе Гүзәлия Бикбова, Бурятия татарлары төбәк милли-мәдәни мохтариятенең «Байкал-Идел» бию мәктәбе җитәкчесе Татьяна Вәлиева һәм Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Рафилә Рәсүлева.

«Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Туган як» Түбән Новгород өлкә иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясе директоры — баш мөхәррире Олег Әндерҗановка бирелде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы нигезендә, рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга керткән өлеше өчен «Дуслык» Самара төбәк иҗат иҗтимагый оешмасы әгъзасы Әмир Шәриповка Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белдерелде.

Шулай ук Россиянең көрәш буенча җыелма командасы баш тренеры, Россия Көрәш федерациясе һәм Халыкара Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногмановка «Россиянең атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүләкләр Татарстан Республикасы Рәисе указлары һәм боерыгы нигезендә тапшырылды, диелә Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре