Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин предприятиедә мәгариф учреждениеләре өчен гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар белән танышты. Бу – ясалма интеллект технологияләрен кулланып полигоннар өчен булдырылган робототехника өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләр.
Аларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәм республика ЯИ-полигоннарында кертү укучыларга алдынгы технологияләрне өйрәнергә һәм аларны практикада үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Республика полигоннарында сынап караганнан соң, робототехник эшләнмәләрне ярышлар узачак гомумроссия һәм халыкара полигоннарда куллану планлаштырыла.
«Безнең укучылар бу мәйданчыкларда күнегүләр ясый, үз осталыкларын күрсәтә һәм ярышлар тәҗрибәсе ала алачак. Техник фикерләүне үстерү, инженерлык һәм цифрлы юнәлешләр белән даими кызыксынучылар өчен бу аеруча мөһим, – дип белдерде Артур Габделҗанов, – Шул рәвешле мәктәп белеме һәм булачак белгечләр әзерләү арасында дәвамчанлык тәэмин ителә».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез