Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләр МАКС аша МФЦдан 1,5 миллион белешмә алган

Татарстанда яшәүчеләр МАКС аша МФЦдан 1,5 миллионга якын белешмә алган. Бу хакта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак әйтте.

«МАКС аша күпфункцияле үзәккә язылырга, юллаган белешмәнең статусын, документларның әзерлеген белергә мөмкин. Татарстанда яшәүчеләр МАКС аша МФЦдан 1,5 миллионга якын белешмә алган», – диде министр урынбасары.

Республикада мессенджердагы МФЦ хезмәтеннән 195 меңнән артык кеше файдалана. Алар күпфункцияле үзәккә МАКС аша 125 меңнән артык тапкыр язылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре