«Бу ел төрле вакыйгаларга бай булды. Бәхеткә коенган чаклар да, түзә алмаслык дәрәҗәдә авыр вакытлар да булды. Әмма мин бу сынаулардан дөрес нәтиҗә чыгарырга тырыштым», – дигән Асаева.
Җырчы билгеләп үткәнчә, бәхет ул – вакытлы халәт. Бүген кеше үзен бәхетле сизсә, иртәгә – беркем яратмаган, дөньяда иң кирәксез кеше кебек хис итәргә мөмкин.
Аның сүзләренә караганда, авызы тулы “канны” йотып булса да, ничек абынуларын күрсәтергә теләмәгән. Әмма күңелдә өмет-ышанычның беркайчан да җыелмавына инанган.
«Өемнән чыгарга оялып йөргән, телефон шалтыраган саен йөрәгем «дерт» итеп куйган бер мәлдә Наил абый Шәймәрдановтан җыр килеп төште... Беренче чиратта сүзләренә игътибар итеп, аларның бүгенге күңел халәтемә туры килүен аңлагач, озакка сузмыйча, аның буенча эшли башладым», – дип язган җырчы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез