Газетага язылу

Татарстанда 1,6 миллион кеше МАКСтан файдалана

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1,6 миллионга якын кеше МАКСтан файдалана. Бу хакта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак әйтте.

«Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1,6 миллионга якын кеше МАКСтан файдалана. Бу – республикада интернеттан файдаланучыларның яртысыннан да күбрәге», – диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, алга таба мессенджерның мөмкинлекләре тагын да артачак. «2027 елда республикада мессенджерны үстерү буенча юл картасы әзерләнде, ул тиздән расаланачак», – диде Алексей Клонцак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре