Дианага бәйле очрак – Россиядә кибербуллинг өчен закон алдында җавап бирергә туры килгән тәүге очрак. Новгород өлкәсеннән 21 яшьлек Михаил Шалимов кызны үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерә язган өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Хәзерге вакытта Диананы, дусларын һәм туганнарын челтәрдә җәфалау-кимсетүгә бәйле эшнең башка эпизодларын карап тикшерү дәвам итә.
«Диана һәм әнисе Ксениянең күргәннәре мине бик нык тетрәндерде. 12 яшьлек улым бар, шуңа күрә балаларга интернетның үтә хәтәр әйбергә әверелергә мөмкин булуына борчылам. Үсмерләр һәм ата-аналарга, акыл өйрәтмичә генә, теләсә кемнең мондый хәлгә юлыгырга мөмкин булуын күрсәтәсем килде», – ди режиссер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез