Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз!»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында чыгыш ясады.

Ул чарада катнашучыларны сәламләде, җыенны оештыруда һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Чыгышы башында Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәменең әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, Сабантуй — татар халкын берләштерүче, гореф-гадәтләрне саклаучы һәм төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрне бергә җыючы бәйрәм.

«Эшмәкәрләр безнең өчен үрнәк. Һәр чыгыштан ниндидер тәҗрибә алдык. Сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз! Бүгенге чыгышларның берсендә фатир сатып аның акчасын татар мәдәниятен үстерүдә куллану мисалы булды. Фатирны сатучылар күп, аны милләт эшендә кулланучылар сирәк. Байлыкны югалту бик җиңел, аны үстерә белүчеләрнең күп булуы сөендерә», - диде Татарстан Рәисе бүгенге чараның әһәмиятен ассызыклап.

Рөстәм Миңнеханов алга таба да бергәләп эшләргә, Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга һәм уртак проектларны үстерергә чакырды, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәгендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре