Газетага язылу

Татарстанда СВО зонасына ярдәм итү сылтавы белән дәүләт акчасын урлаучыларны тоткарлаганнар

Татарстанда Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт заказы буенча оборона комплексы предприятиесенә бирелгән 18 миллион сумның урлануын ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ» Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәренә таянып яза.

Ведомство мәгълүматлары буенча, предприятие хезмәткәрләре җитештерүнең ялган нормалары белән мошенниклык оештырган. Алар эшләп чыгару нормасын чынбарлыкка туры килмәгәнчә арттырып күрсәтеп, хезмәткәрләрнең айлык түләүләрен күбәйткәннәр. Шуннан, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю сылтавы белән, акчаның бер өлешен киредән үзләренә җыеп алганнар.

«Татар-информ» биредә сүзнең “Радиоэлектроника” предприятиесе турында баруын ачыклаган. Агентлыкка Эчке эшләр министрлыгыннан сөйләп үтелгәнчә, предприятиенең механик-эшкәртү цехы җитәкчесе (31 яшьлек ир-ат), 47 яшьлек урынбасары һәм 36 яшьлек цех мастеры алдау һәм ышандыру юлы белән үзләренең буйсынуындагы ике дистә чамасы кешене мошенниклыкка җәлеп иткән.

Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Өч кешене тоткарлаганнар. Казанның Вахитов районы суды аларны сак астына алган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре