Газетага язылу

Клонцак: «Идарәче оешмаларның МАКСтагы төркемнәре эшне тизләтә»

Бүген республикадагы идарәче компанияләрнең барлык йорт чатлары МАКСка күчкән. Бу хакта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак әйтте.

«Федераль закон нигезендә, республикадагы идарәче компанияләрнең барлык йорт чатлары МАКСка күчте. Бүген шундый 15 меңгә якын элемтә мәйданы бар. Аларда күпфатирлы йортларда яшәүче 1 миллион кеше исәпләнә», – диде министр урынбасары.

Алексей Клонцак МАКСтагы йорт чатларының өстенлекләрен дә әйтте. «Йорт чатында барлык гозерләрне калдырырга мөмкин. Болай эшләгәндә идарәче оешма сезне шунда ук “ишетәчәк” һәм тиешле чарасын күрәчәк. Бу – гариза язуга караганда, күпкә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк», – диде министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре