Газетага язылу

Татарстанда МАКСтагы өй чатларында шикаятьләрне тикшерү өчен ясалма фәһем пәйда булачак

МАКСта өй чатларында шикаятьләрнең чынлыгын тикшереп, проблеманың күпләргә кагылу-кагылмавын ачыклау-бәяләү өчен ясалма фәһем кертергә ниятлиләр. Республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак шулай дип белдергән.

«Хәбәрләрнең чынлыгын тикшерү өчен, шулай ук, лайклар, кабат җибәрелгән шикаятьләр буенча теге яки бу мәсьәләнең күпләргә кагылу-кагылмавын ачыклау-бәяләү өчен анда ясалма фәһем «элеп куярга» ниятлибез», – дип аңлатып үткән министр урынбасары.
Ул бер мисал да китереп үткән. Әгәр 3 кеше подъезд ишегенең ватык “доводкасын” фотога төшереп җибәрсә, ясалма фәһем проблеманы раслаячак һәм идарәче компания, заявка көтеп тормастан, мәсьәләне хәл итеп куя алачак, дип аңлаткан Клонцак
Аның сүзләренә караганда, хәзер республикада 15 меңгә якын өй чаты булдырылган. Аларда 1 миллионнан артыграк кеше теркәлгән. «Барлык идарәче компанияләр өй чатларын куллана. Фәкать фатирлар саны аз булган йортлар буенча гына чикләү бар», – дип өстәгән министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре