Перәннексез һәм каешсыз ярату: балага кул күтәрергә ярыймы?

Балага кул күтәрергә ярыймы? Планшет яшергән өчен улын подъездда кыйнаган ана турындагы видео интернет челтәрендә дөнья күргәннән соң әлеге сорау янә калыкты. Бу гамәле өчен аны тәрбия чарасы буларак хуплаучылар да, юләр, баланы тимергә алыштыралармыни, дип  тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Кырын эш өчен ничек сабак бирергә?

Тимофей, гафу ит!

Бар кешене шаккатырган әлеге видеоязма  Чистайдан  дуслашып йөргән ир янына Казанга кунакка килгән 33 яшьлек хатын турында иде. Табиев  урамындагы күпкатлы йортларның берсендә әлеге әни 5 яше тулмаган баласының чәченнән өстерәп, типкәләп, идән буенча  йөртә. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмады. Әле ярый  гауга камера куелган яңа йортларда  килеп чыккан, фатирда булса, ахыры ниләр белән тәмамланган булыр иде. Күпләр  мәсьәләнең шул ягына игътибар иткән. Ананы вәхши дип атадылар. Замана балаларына бер тапкыр әйтү генә җитми, йөз мәртәбә әйтергә кирәк, ишетмиләр дә күрмиләр дә дип, гаепне  мескен анага аударып калдыру белән килешмәүчеләр дә бар.

https://youtu.be/f8VNEf3z1o8

Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев белдергәнчә, әнисе баласына планшетны яшергән өчен суккан.

– Ул баласына озак уйнарга рөхсәт итмәгән. Шуңа күрә улы планшетны күрше подъездда яшереп калдырган. Аны бергә эзләп кергән вакытта әнисе баласына «сабак бирергә» уйлаган,  – диде Руслан Галиев.

Әлеге хатынга – 33 яшь. Ул Чистайда яши, матурлык салонында эшли. Улы белән Казандагы танышына кунакка килгән. Хәзерге вакытта анага карата «Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча административ эш кузгатылган. Хатын-кызның гамәлләрен җинаять-хокукый  яктан бәяләү өчен материаллар тикшерү органнарына тапшырылган. Моны прокуратура контрольдә тота.

Улын кыйнаган хатын

Август ахырында булган  гаугалы вакыйга  турындагы сюжетны Беренче  канал эфирында да күрсәттеләр.  Анда әнисе: «Тимофей, мин сине бик яратам. Кичер, без элекке кебек бәхетле яшәрбез», – дип,  улыннан гафу сорый.

Татарстанның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да әлеге   мәсьәләне контрольгә алган. Бу хәлдән соң баланың сәламәтлеген тикшерү өчен  хастаханәгә озаталар. Әмма әнисе  әле дә баласының хәлен белергә килмәгән.

– Бүген бала янына туганнарын кертмәү буенча нинди дә булса чаралар күрелми. Әлегә алар малай янында күренмәде. Бу ананың тупас гамәле ана хокукыннан мәхрүм итү яки чикләүгә нигез булып тора, – диде Гүзәл Удачина.

Тыңламасаң – кычыткан

Бала – бала инде ул. Хәзер алар туганда ук кулларына  «телефон тотып» туа. Өйдә тавыш планшет өчен генә түгел, башка әйбергә бәйле рәвештә дә чыгарга мөмкин. Әйтик, табак-савыт вату, өр-яңа келәмгә буяу түгү. Бу очракта тешне ничек кысып калырга, хатаны башка кабатламаслык итеп ничек сабак бирергә?

Балтач районының Ярак-Чурма авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсендә  9 бала тәрбияләнә.  Иң кечесе Равилгә – 3 ай, иң олысы Рөстәмгә  – 15 яшь.

– Яшерен-батырын түгел, өйнең  тәмам шау-шуга әйләнгән чаклары да була. Балалар уйный, сикерә, бер-берләре белән көрәшәләр. Кайсы почмакка барсам, башыма бераз гына тынычлык табырмын икән дип уйлаган вакытлар да була. Төрекләрдә бер мәкаль бар. Баласыз өй – мазар (зират), балалы өй – базар. Кайчак өебез шул базарны хәтерләтә. Авырып  китсәләр бик яман, өйдә бернинди ямь калмый. Уйнап йөрүләре кадерлерәк, – ди Жәмилә.

Тугыз баланы тыңлатып бетерергә дә җиңел түгел. Әлеге гаилә, беренче балаларны бик акыллы, сүз тыңлаучан итеп тәрбияләргә кирәк, калганнары шулар үрнәгендә үсәчәк, дигән фикердә яши.

– Беренче баланы тапканчы, аны сыйпап кына торырга кирәк дип уйлый идем. Психологлар да, син – минем  бәхетем, дип  кенә торырга куша. Әмма берничек тә алай гына була алмый. Сабыйларның һәрберсенең – үз холкы.  Аларга кагыйдәләрне кечкенә чактан ук аңлатырга тырышабыз. Әйтик, ут, газ, электр белән саксыз кыланганда, шырпы  белән уйнаганда нинди зыян китерүен аңлатабыз. Чәнечке, пычак кебек әйберләрне еракка җыеп куябыз. Юлда уйнарга рөхсәт итмибез. Берәр ярамаган нәрсә эшләсәләр, утырып сөйләшәбез. Баланы тыңлау, фикерен белү мөһим. Алар безгә кайчак  махсус  каршы эшли кебек тоела. Әйтик, буяуны түгеп, нәрсәдер ясыйлар, ди. Безгә ул үч иткән кебек тоелса, ләкин утырып сөйләшкәч, аның ниндидер төс ясарга теләве ачыклана. Ул хаклы була. Бала белән тыныч кына сөйләшергә кирәк. Үзеңне шулар урынына куеп карау да файдалы,  – ди Жәмилә ханым.

Аның әйтүенчә, бала  кырын гамәле өчен нинди җәза көтүен дә белеп торырга тиеш. Әйтик,  җәй көне тыңламасалар, кычыткан бар. Бу хакта әйтеп куялар икән. Тыңламасаң кыйныйм, фәлән нәрсә эшләтәм, дип янаулар юк.  Табак-савыт яки башка әйберне ватса да, ачуланмыйлар. Чынаякны үзем алып биргән булыр идем,  ярдәм кирәк булса сорагыз, пыяла ватыгы аякка керергә мөмкин… Кыскасы, чебеннән фил ясамыйлар.  Әмма бер бала икенчесенә китереп суга һәм аны кабатлый икән, бу очракта каеш белән куркытырга да туры килә. «Артык иркәләргә дә ярамый. Әти-әни йортында мәңге тормыйлар, киләчәктә мөстәкыйль тормыш көтә: белем аласы, эшкә урнашасы, гаилә корасылары бар», – ди Җәмилә Абдуллина.

Кайда сез, ирләр?

Балага кул күтәрергә ярыймы? Мондый очракларны ничек булдырмаска? Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллинның да фикерен белештек.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

— Бу видеоны күз яшьләрсез карап булмый. Белемле кеше буларак, шуны аңлыйбыз: нәтиҗә нәрсәнедер кушкач яки кушмагач чыга. Монда да мәсьәлә авыр. Моңа тирәнрәк карарга кирәк. Дин ягыннан кул күтәрергә ярамый. Бу – гөнаһ. Бу әни дә Марстан килмәгәндер, бала да Юпитерда үсмәгәндер. Балалар белән безнең арада «вайфай» юк, аралашырга кирәк, – ди хәзрәт.  – Йөрәк чиста булса, гамәлләр дә шундый була. Кем белә, бу күңел дә шулкадәр пычрак белән тулгандыр. Бәлкем,  бу хатын үз баласы өчен гомерен дә бирергә ризадыр. Әмма ул үзе тапкан балага кул күтәрә. Яшьләр   бүген өйләнешә дә, холыклар туры килмәде, дип яртысы аерылыша. Кая  әби-бабайлар, туганнар?  Балаларны өйләндерәбез, кредитларын түлибез, ә алар бергә яши алмый. Бәлкем, бу ханым да шундый авырлык аша үткәндер. Баласын үзе генә үстерәдер. Мин төгәл белмим. «Ирләр, сез кайда?» – дип әйтәсе килә. Кайберләре алимент түләми, балаларын карамый. Моның өчен төрле сәбәпләр эзлиләр. Хәзрәт, мин бит 1 мең сум алимент түлим, ди кайберләре. Уйлап карагыз әле,  бу акчага баланы ничек  карарга була? Күп кенә яшьләр никахсыз яши. Моны әти-әниләре дә хуплый. Хәзрәт, торып карасын әле, бәлкем, холыклары туры килмәс, диләр. Ничек шулай дип әйтеп була? Бу бит – синең балаң. Моны мин зур  шәһәрләр проблемасы дияр идем, Казан да – мегаполис.  Болай итеп, әби-бабайдан, нәселдән өзеләбез.

«Баладан 40 минут гафу үтендем»

Психолог, «Дөнья бала күзлеге аша» китабы авторы Марсель Сүлтиев әйтүенчә, тиранлык  күренеше гаиләдән килә.

Марсель Сүлтиев

– Казанның Табиев урамындагы күрше  йортта килеп чыккан хәлдән соң миннән, нишләргә, дип киңәш сорап шалтыратучылар да булды. Тизрәк полициягә шалтыратыгыз, дидем. Ни өчен дигәндә, балага кул күтәрүгә каршы мин. Бу – җинаять. Бер кул күтәргән әти-әни кабат  моны эшләмәс дип кем әйтә ала? Ә бу гаиләгә, бушлай  киңәшләр бирергә тәкъдим иттем. Әлегә ризалашмадылар, – ди  Марсель Сүлтиев. – Тиранлык күренеше гаиләдән килә. Әгәр әни кеше улын кыйный икән,  димәк, ул әтисе яки иреннән канәгать түгел. Кызын җәберләсә, үзен яки әнисен күралмый дигән сүз.  Америка галимнәре җәберләнгән балаларның нинди авырулар белән чирләгәнен ачыклаган. Бу –  түбән кан басымы, мигрень, симерү, хәтта суицидка да китерергә мөмкин. Балаларны  гаиләдә җәберләүне булдырмас өчен махсус программа әзерләдем. Моны балалар бакчаларыннан ук кертергә кирәк. Фикерләрне Президентка җиткерәсе иде. Бер мөселман мәктәбендә әти-әниләр белән  очрашулар алып барам. Алар белән атна башында һәм  ахырында җыелып сөйләшәбез.  Баласын рәнҗеткәнме ул, юкмы –  булса, ничә тапкыр.  Әти-әниләр үз хаталарын аңлый, аны башка кабатламыйлар. Берәүнең дә баласына кул күтәрергә хакы юк. Минем 5 яшьлек улыма беркайчан да сукканым юк. Бер тапкыр ялгыш аның урындыклардан ясаган штабын җимергән идем.  Шуннан соң бик нык үпкәләде. Моның өчен  аннан 40 минут гафу сорадым. Бәлкем, күпләргә сәер тоелыр. Әмма минем өчен аның кичерүе мөһим иде. Бу – бик зур нәрсә. Бала тәрбияләүне авыр йөк итеп карау – мәсхәрә. Күпчелек әти-әниләр, безне кыйнадылар, бернәрсә дә булмады, дигән фикердә яши. Димәк, алар да  үз гаиләләрендә  моны кабатлаячак. Кыйныйм, берәү дә күрми дип уйлаучы әти-әниләр дә бар. Монысы инде – җаваплылыктан качу. 15 яшькә кадәр бала беркем түгел, дигән стереотип яши. Аннан  аңлаша алмау проблемасы башлана. Бала белән килешә белергә кирәк.  Аларны кочаклагыз, матур сүзләр әйтегез, назны тоеп үссеннәр.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, педагогика фәннәре докторы:

Электроникага бәйле техник җиһазларны балаларга 16 яшькә кадәр бөтенләй бирмәскә кирәк. Бу хакта мин – педагогика фәннәре докторы гына түгел, невролог,  табиблар, физиологлар һәм башка белгечләр дә  чаң кага. Шул ук вакытта әти-әниләр сабыйларын өстәл янына утырта алмыйбыз дигән булып, тузга язмаган мультфильмнар һәм башкасын куя. Әти-әниләр сабыйларының муенына телефон асып бакчага җибәрә. Үзләре дә көн-төн дөньяларын онытып, интернетта утыра, хәтта урамга һава суларга чыкканда да аннан башка чыкмыйлар. Янәсе, телефон элемтә өчен кирәк. Элеккеге гореф-гадәтләр, әби-бабайлар педагогикасына таянган әти-әниләр  абруе юкка чыкты. Әти-әниләр бала каршында ясалма абруй казанмакчы була. 1 нче сыйныф  укучысы каршында, мин мәктәптә «5ле»гә генә укыдым дип шапырына, үзе исә бер мисалны да чишә алмый. Яки ул аңа  башкалар янында аерылып торсын дип, 80 – 90 мең сумлык телефон  сатып алып бирә. Ул бит аннан гына  «алтын башлы»га әйләнмәячәк. Балаларына кычкыручы, җикеренүче,  дорфа итеп җавап бирүчеләр дә күп. Бу күренешләр гадәткә әйләнә. Баланың һәрбер көйсезлеге үтәлергә тиеш түгел. Әти-әни баласының яратуын  дуслык белән яуларга тиеш. Бу ана  исә хаксыз, ул конфликтны үзе китереп чыгарган. Адәм көлкесе, проблеманы күперткән. Кул күтәреп, кычкырып  тәрбия биреп булмый. Күпчелек әти-әниләр таләп итә белә, ә вазыйфаларын башкара белмиләр. Әлеге дә баягы башта  яшь әти-әниләрнең үзләрен тәрбияләргә кирәк.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү