700дән артык мәрәҗәгать, 300дән артык очрашу. Иҗтимагый штаб эшен нинди нәтиҗәләр белән төгәлли?

Рәхмәт тә ишеткәннәр, сораулар да кабул иткәннәр. Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабында халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Агитация чаралары республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узган. Төрле тармак – мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, спортчылар, табиблар, сәясәтчеләр, яшьләр берләшмәләре вәкилләре ишегалларында җыеннар, халык белән очрашулар үткәргән. Ләкин штаб эше моның белән генә төгәлләнми.

Штаб җитәкчесе урынбасары Айрат Мөбәрәкшин сөйләгәнчә, штабның төп бурычлары ышанычлы затлар белән эшләү, җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм күрсәтмәләре белән эшләү булган. Агитация кампаниясе вакытында штаб әгъзалары һәм ышанычлы затлар төрле темаларга 320 очрашу уздырган.

Депутат Игорь Бикеев әйтүенчә, 9 сентябрьгә караган мәгълүмат буенча, штабның эшләү дәверендә барлыгы 700дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Штабка 127 кеше шалтыраткан, 24 тапкыр халыкны кабул итү оештырылган. 22 мөрәҗәгать язмача кабул ителгән.

— Эш бер генә көнгә дә туктамады. Кайбер мөрәҗәгатьләрне сәгатьләр буе карарга туры килде. Эш киеренке дә, кызыклы да булды, — диде Игорь Бикеев.

Кабул ителгән сорауларның күпчелеге социаль сәясәт, икътисад, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау тармакларына бәйле икән. Шулай ук рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да булган.

Айрат Мөбәрәкшин сүзләренчә, штаб эшчәнлеге вакытында җәмәгатьчелек белән биш тематик очрашу оештырылган. Биредә медицина, икътисад һәм җәмгыятьнең башка тармакларына бәйле фикер алышулар булган.

— Бу очрашуларның нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр Рөстәм Миңнехановка алга таба эшчәнлегендә куллану өчен тапшырылачак. Бу сөйләшү өчен генә алып барылган сөйләшүләр түгел, аларның максаты -республиканың социаль-икътисади тормышын яхшырту өчен конкрет тәкъдимнәр әзерләү иде, — дип аңлатты штаб җитәкчесе Юрий Камалтынов.


Фикер өстәү