Иҗтимагый сайлау штабына сорау белән дә, рәхмәт әйтеп тә мөрәҗәгать итүчеләр бар

Президентлыкка кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый сайлау штабында халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Утырышта штаб җитәкчесе Юрий Камалтынов, штаб җитәкчесе урынбасары Айрат Мөбәрәкшин,Татарстан Дәүләт Советы социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, депутат Игорь Бикеев һәм башкалар катнашты.

Игорь Бикеев әйтүенчә, 9 сентябрьгә караган мәгълүмат буенча, штабның эшләү дәверендә барлыгы 700дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Штабка 127 кеше шалтыраткан, 24 тапкыр халыкны кабул итү оештырылган. 22 мөрәҗәгать язмача кабул ителгән.

— Эш бер генә көнгә дә туктамады. Кайбер мөрәҗәгатьләрне сәгатьләр буе карарга туры килде. Эш киеренке дә, кызыклы да булды, — диде Игорь Бикеев.

Кабул ителгән сорауларның күпчелеге социаль сәясәт, икътисад, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау тармакларына бәйле икән. Шулай ук рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да булган.


Фикер өстәү