Бөгелмәдә халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне хәл итү турында фикер алыштылар

Бөгелмәдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, хакимиятнең башкарма органнары вәкилләре Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт районнарында сайлау кампанияләре барышында халыктан кергән наказларны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты.

Бу нисбәтән зона киңәшмәсе инде икенче тапкыр уздырыла. Беренче киңәшмәдә парламентарийлар Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында эшләрнең торышын өйрәнде. «Бердәм Россия» парламент фракциясе тарафыннан эш төркемнәре төзелде, аның әгъзалары, заказларның үтәлешен анализлау һәм муниципалитетларның республика яки федераль дәрәҗәләрдә хәл ителергә тиешле гомуми, системалы проблемаларын ачыклау максатыннан, районнарга чыгалар.
Татарстанлыларның наказлары ешрак юлларны ремонтлау һәм төзү (наказларның дүрттән бер өлеше), су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, төзекләндерү, арендалы торак төзү мәсьәләләренә кагыла. Сайлаучылар куйган мәсьәләләрне хәл итү, кагыйдә буларак, муниципаль, республика һәм федераль программалар кысаларында тормышка ашырыла, конкрет срокларны билгеләп, «юл карталары» төзелде.
«Дүрт зур киңәшмә нәтиҗәләре буенча без Хөкүмәткә эшләнгән «юл карталарына» үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр җибәрергә планлаштырабыз, – диде Юрий Камалтынов. – Иҗтимагый өстенлекләр үзгәрә, кайбер очракларда куелган мәсьәләләрнең актуальлеге югала, яки, киресенчә, ниндидер яңалык кертү таләп ителә».
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, бу эшне, 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына республика бюджетын формалаштырганда тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алу өчен, агымдагы елның сентябренә төгәлләү планлаштырыла.
Юрий Камалтынов әйтүенчә, халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләләре депутатларның даими контролендә тора. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Хөкүмәтнең актив эше нәтиҗәсендә республикада сайлау кампанияләре барышында гражданнардан кергән наказларны үтәү буенча системалы эш булдырылды. Беренче тапкыр без бу эшне 2014 елда башладык. Президент йөкләмәсе буенча Хөкүмәт Карары кабул ителә, сайлаучыларның наказлары республика программалары буенча конкрет муниципаль районга, җирлеккә карата, срокларны күрсәтеп, хәл ителә, һәм төп бурыч – хөкүмәт карары белән кабул ителгән һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә кабул ителгән «Юл картасы»  чираттагы финанс елы бюджеты аша финанслау алу. Хәзерге вакытта наказларны үтәү 70-80% тәшкил итә. Әйе, вакыт таләп итә торган мәсьәләләр бар, финанс чыгымнары да бар. Аларны аерым өйрәнәбез. Һичшиксез, наказларның төп өлеше үтәлер», – диде ул.


Фикер өстәү