Юрий Камалтынов: «Безнең депутатлар партия эшчәнлегенә «плюс дүртле» куярлык»

Парламенттагы «Бердәм Россия» фракциясе ярты елда эшләгән эшләренә йомгак ясады. Дәүсовет Рәисе урынбасары, «БР» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов: «Безнең депутатлар партия эшчәнлегенә «плюс дүртле» куярлык», – диде.

Партия җитәкчелегендә ниләр эшләнде соң? Камалтынов иң элек фракция депутатларының законнар буенча бик актив эшләүләрен билгеләп үтте. Ярты ел эчендә парламент утырышлары көн тәртибенә 51 закон проекты кергән, шуның 28ен «Бердәм Россия» депутатлары тәкъдим иткән. Боларга Россия Думасына тәкъдим ителгән 3 федераль закон проектын да өстәргә кирәк. Безнекеләр тәкъдим иткән өстәмәләр интернетта кайбер мәгълүматларны чикләү, хайваннарга карата мөнәсәбәт, утлы корал, наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнеше белән бәйле.

Юрий Камалтынов өч дәрәҗәдәге, ягъни муниципаль, республика һәм федераль дәрәҗәдәге депутатларның бергәләп эшләвен аеруча билгеләп үтте. Бу табигый да. Мәсәлән, муниципаль депутатларга җирле проблемалар күбрәк таныш, алар халыкка якынрак та. Әмма зур эшләр вак эшләрдән башланган кебек, халыкны борчыган һәм бер карашка «вак-төяк» тоелган кайбер мәсьәләләр тора-бара зур проблемага әйләнеп,  республика һәм ил күләмендә хәл ителергә тиеш була.

«Бердәм Россия» депутатларының 14 федераль, 4 республика проектында катнашуын, халыктан килгән йөзләгән наказ буенча эшләвен дә әйтсәк, аларның сайлаучылар алдында никадәр җаваплы булулары аңлашыла. Әмма депутатларның да төрлесе бар. Юрий Камалтынов аеруча яхшы эшләгәннәрен исемләп санады. Алар бер дистә чамасы һәм фамилияләрен атап тормыйбыз. Кем әйтмешли, кем ничек булдыра бит инде. Хөрмәтле депутатларыбыз ай ахырына хәтле сайлаучылар белән очрашып нинди матур гамәлләр кылулары турында үзләре хисап тотачак икән әле. Соңгы бәяне халык куяр. Ә фракция җитәкчесе «БР» депутатлары эшчәнлегеннән канәгать иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү