Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе социаль мәсьәләләргә игътибарны арттырачак

Татарстан Дәүләт Советының һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең законнар чыгару җыеннары хатын-кыз-депутатлары “Бердәм Россия” партиясенең “Халык программасы”н тормышка ашыру буенча үз тәкъдимнәрен кертергә ниятли. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясендә халыктан җыелган наказлар буенча булдырылган программа бу.

Парламентчлар шулай ук санкцияләр шартларында кешеләргә һәм бизнеска өстәмә ярдәм чаралары буенча фикер алышачак. Идел буе федераль округы төбәкләренең законнар чыгару җыеннары хатын-кыз депутатларының стратегик сессиясе утырышында шул хакта мәгълүм булды. Чара видеоэлемтә режимында Дәүләт Думасы депутатлары һәм муниципаль парламентларның хатын-кыз депуталары катнашында узды, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Депутатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Аның әйтүенчә, парламент мәйданчыкларында бертигез хокукта аралашу, фикер алышу алга таба нәтиҗәле законнар чыгару эше өчен әйбәт нигез булып тора.

Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләп үткәнчә, әлеге стратегик сессия алты юнәлеш буенча (“Мәдәният, тарих, традицияләр”, “Заманча белем бирү һәм алдынгы технологияләр”, “Кеше сәламәтлеге” һ.б.) ике ай дәвамында эшлиячәк. Утырышларда асылда социаль мәсьәләләр каралачак. 22 апрельгә кадәр алты эш төркеме утырышлары узачак. Ә инде хатын-кыз депутатлары берләшмәләре эш төркемнәренең ахыргы – йомгаклау сессиясе 27 апрельдә узачак. Аның нәтиҗәләре буенча хупланган тәкъдимнәр муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге закон чыгаручыларга карап тикшерүгә җибәреләчәк.

Закон инициативаларын эшләү буенча эш төркеменең тәүге утырышы 18 мартта узарга тиеш. Парламентчылар анда илебез халыкларының мәдәниятен үстерү һәм традицияләрен саклау мәсьәләләрен карарга ниятли.


Фикер өстәү