«Макдоналдс» һәм башка чит ил компанияләре турында гына уйларга кирәкми. Безнең үз сәнәгать мөмкинлекләребез дә җитәрлек»

Дәүләт программалары туктамас, сәнәгать тә эшсез тормас. Хөкүмәт йортында, илкөндәге вакыйгаларга карамастан, тормышның үз көенә дәвам итүен искә төшерделәр. Икътисад югалтулары турында фаразлап утыру да урынсыз, диделәр.

Хәрби вакыйгалар, санкцияләр дәүләт программаларына киртә булмаячак. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, мондый куркыныч юк. «Хөкүмәт бу җәһәттән көн дә эшли, үз тармагы өчен җавап биргән министрлар белән очраша», – диде ул.

Сәнәгать тә хәзер импортны алмаштыру, кризиска каршы чаралар оештыру юнәлешен алачак. Бу уңайдан Лилия Галимова: «Макдоналдс», башка чит ил компанияләре турында гына уйларга кирәкми. Безнең үз сәнәгать мөмкинлекләребез дә җитәрлек. Әйтик, КамАЗ, авиатөзелеш өлкәсе. Хәзер төп максат – кризиска каршы тору эшен көйләп җибәрү, җитештерүчәнлек үсешен дәвам итү өчен импортны алыштыру», – диде.

Кремль вәкиле Татарстан кичерәчәк икътисади зыян күләмен санамаска киңәш итте. Россия базарыннан киткән халыкара компанияләр үзләре дә зыян күрәчәк.

Лилия Галимова республикадагы төзелеш эшләрендә катнашучы мигрантларның Татарстаннан күпләп китү мәсьәләсен дә шәрехләде.

– Мондый шартларда ике ел эшлибез инде. Пандемия чорында мигрантлар китү сизелде. Димәк, төзелеш тармагын эшче куллар белән тәэмин итү өчен өстәмә карарлар кабул ителер, башка юлларын эзләрбез, – диде ул.

Сүз уңаеннан, Лилия Галимова әйтүенчә, республикада эшсезлек чәчәк атар дигән куркыныч юк.

– Компанияләрдән хезмәткәрләр җитмәү турында нинди дә булса гаризалар юк. Белгәнегезчә, компанияләр эшчәнлеген туктатып тору, әмма үз хезмәткәрләре өчен хезмәт хакын саклау турында игълан итә. Бу мәсьәлә –тармак министрлыгы контролендә. Вакансияләр саны да җитәрлек, – диде ул.

Татарстан Президентының эшлекле сәфәрләренә килгәндә, киләсе атнада аны Мәскәүдә көтәләр. Лилия Галимова әйтүенчә, башкалада тантаналы шартларда Казанга Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы исеме биреләчәк.

– Әлеге исем 1 елга бирелә. Бу дәвердә башкалада яшьләрнең сәяси, социаль, икътисади эшчәнлеген арттыру буенча эш алып барылачак, иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү мөмкинлеге биреләчәк, – диде ул.


Фикер өстәү