12 майдан башланган “ирек” кагыйдәләрне үтәүдән берәүне дә азат итмәде

Сабантуй – төп мәсьәлә түгел, кагыйдә бозучылар кимеми, дәваланып чыгучылар саны арта, мохтаҗларга ярдәм итү эше дәвам итә. Югары әзерлек һәм үзизоляция режимын әле берәү дә гамәлдән чыгармады. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова уздырган онлайн-брифингта сүз тагын нәрсә турында барды?

Ничәнче атна инде журналистлар белән очрашу коронавируслы саннарны игълан итүдән башланып китә. Бу юлы да Лилия Галимова журналистларга оператив штаб мәгълүматларын китерде. Татарстанда коронавирусның 61 яңа очрагы расланган. 20 кеше хастаханәгә салынган, 41 кеше өйдә дәвалана. Шулай итеп, республикада коронавирус инфекциясе раслаган кешеләр саны 1980не тәшкил итә.
Урал заводында җитештерелгән ИВЛ аппаратлары (үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты) кулланылыштамы? Әлеге аппаратлар запаста тора, дип хәбәр итте Лилия Галимова. Барлыгы 1,5 меңгә якын аппарат бар, бәхеткә, аның күп өлешен файдаланырга кирәк түгел. Исегездә булса, Урал заводында җитештерелгән шундый аппаратка күптән түгел Санкт-Петербург хастаханәләренең берсендә ут капкан иде. Аппаратларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшерергә карар кылынды. Алга таба аларны Россия төбәкләрендә куллану өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
12 майдан “иреккә” чыксак та, кагыйдәләрне үтәүдән берәү дә азат ителмәде әле. Лилия Галимова кабат үзизоляция режимының “йомшару” шартын искә төшерде. Битлек һәм перчатканы кию – транспортта, такси һәм ваклап сату урыннарында, масканы гына – җәмәгать урыннарында кию мәҗбүри. Катгый үзизоляция режимына кире кайту Татарстандагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле.
Журналистлар брифинг барышында даруханәләрдә медицина битлегенә дефицит булуын искә төшерде. Булса да, бәяләр шактый кыйммәт. Лилия Галимова исә Татарстан даруханәләрендә битлек тә, перчатка да табып була дигән фикердә. “Даруханәләр буенча, игътибар белән карарга кирәк. Бәяләр төрле. Дәүләт даруханәләренә битлекләр 8,8 сумнан китертелде”, – дип аңлатты ул.
Лилия Галимова Татарстан халкын, мөмкин булса, балаларны үзләре белән кибетләргә алмаска чакырды. “Баланың сәламәтлеге өчен кайгырган ата-ана куркыныч югары булган урынга сабыен алып бармаячак”, – диде ул.
Матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итүенчә, Татарстанда коронавирустан зыян күрүчеләргә 220 мең азык-төлек җыелмасы таратылачак. Бер тупланманың бәясе – 1200 сум. Кичә Президент Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә!” хәйрия проектының республика үзәге эше белән танышты. Бу үзәк “Казан ярминкәсе”ндәге зур павильонда урнашкан. 55 мең тупланма инде таратылган. Җыелмаларны тарату өч этапта башкарылачак. Лилия Галимова аңлатканча, азык-төлек тупланмаларын җыю эшендә 118 кеше катнаша. Бу эш тәүлек буе, конвейр принцибы буенча башкарыла. Азык-төлек тупланмасы эчендә май, шикәр, тушенка, чәй, шоколад, он, карабодай, токмач һәм башка беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары бар. Сүз уңаеннан, “Бәхетле” компаниясе чит ил студентларына ярдәм күрсәтү максатыннан 7 меңнән артык азык-төлек җыелмасы әзерли.
Коронавирус таралу Изге Рамазан аена туры килү сәбәпле, авыз ачу да дистанцион форматка күчте. Лилия Галимова искә төшергәнчә, ай буе ифтар ашларын өйгә китереп бирү оештырылачак. Волонтерлар көн саен 1 меңгә якын ланч-бокслар әзерли. Хәзерге вакытка 20 меңнән артык ифтар җыелмасы таратылган инде. “Ярдәм” мәчете фонды исә, нинди дин тотуга карамастан, көн саен 2 меңнән артык мохтаҗга кайнар ризыклар тарата. Лилия Галимова әйтүенчә, гомум алганда, дини оешмалар ярдәме белән 100 меңнән артык ифтар өчен җыелмалар тарату эше башкарылган.
Коронавирус милли бәйрәмгә дә киртә була аламы? Лилия Галимовадан Сабан туе бәйрәме узу-узмавы турында сораштылар.
− Бу сорау көн кадагында торучы мәсьәлә түгел, − диде ул журналистлар соравына җавап итеп. Бәйрәм уза калса, якынча датасы турында мәгълүмат булачак, дип ышандырды Лилия Галимова.

Чулпан Гарифуллина

САН
-Татарстанда тәүлегенә 3 меңгә якын коронавирусны ачыклауга бәйле тест үткәрелә.
-Узган тәүлек мәгълүматы буенча, җәмәгать урыннарында маскасыз йөрүче 763 кеше административ җаваплылыкка тартылган. 60 вазыйфаи затка да җәза каралган.
9 апрельдән башлап эшсезлеккә бәйле гариза бирүчеләр саны 44 мең 684 кеше тәшкил итә. Барлыгы 47 мең 822 эшсез теркәлгән.


12 майдан башланган “ирек” кагыйдәләрне үтәүдән берәүне дә азат итмәде” язмасына фикерләр

  1. Сабантуйдан башка торып булмыймыни? Афэтнен чигенуе эхэмиятле тугелмени? Шундый уз мэнфэгатьлэрен генэ остен куручелэр аркасында чир утеп керде дэ инде

Фикер өстәү