Бавыр коймаклары ясау ЫСУЛЫ

Рәмзия Әхмәдуллина рецепты

Кирәк:
1кг бавыр, 2 йомырка, 2 баш суган, 5 аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч,
2 аш кашыгы үсемлек мае.

Бавырны суган кушып, иттарткыч аша чыгарабыз. Аннары барысын бергә кушып болгатабыз.Кызган, майлы табада, коймак кебек пешерәбез. Беренче ягын эйләндергәч, эче яхшырак пешсен өчен бераз капкач белән каплап пешереп алырга кирәк. Файдалы коймакларны үзен генә дә, гарнир белән дә, табынга бирергә, бутербродлар өчен дә кулланырга мөмкин.


Фикер өстәү