Фәрит Мөхәммәтшин: «Санкцияләр шартларында Россия белән Беларусьның төбәкара хезмәттәшлеге көчәйде»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыенының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстанның Беларусь Республикасы өлкәләре белән төбәкара хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән Россия-Беларусь партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Казанда Энергетика һәм транспорт буенча Парламент Җыены комиссиясе утырышы уза. Эш сәфәре кысаларында комиссия әгъзалары шулай ук республиканың транспорт һәм энергетика өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныша.

«Татарстан Беларусь төбәкләре белән актив хезмәттәшлек итә, ун ел дәвамында Беларусь республикабызның төп тышкы сәүдә партнерлары исәбенә керә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. – 2022 елда Татарстан белән Беларусь Республикасы төбәкләре арасында тышкы сәүдә әйләнеше 800 млн. АКШ доллардан артык тәшкил иткән».

Парламент башлыгы шулай ук 2004 елда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзалануын, һәр өч ел саен аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кабул ителүен билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, парламентара элемтәләр дә ныгый. «Ике ил төбәкләренең еллык форумнары барышында Дәүләт Советы җитәкчелеге актив катнаша, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – Беларусь өлкәләрендә һәм муниципалитетларында хезмәттәшләребез белән турыдан-туры диалогны арттырабыз». Әйтик, узган ел Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган, ә бу елда Татарстанның Балык Бистәсе районы һәм Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланган.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук хәзерге вакытта Минск белән Казан арасында яңа килешүгә кул кую эше бара дип белдерде. «Мондый күп дәрәҗәле партнерлык безнең хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ярдәм итәр дип уйлыйбы», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан белән Беларусь төбәкләренең хезмәттәшлеге санкцияләр шартларында көчәя төшкән. «Без бер-беребез өчен тагын да кирәгрәккә әйләндек, санкцияләр безне тагын да якынаюга, икътисади һәм гуманитар мәсьәләләрдә тыгызрак хезмәттәшлеккә этәрде, – диде парламент башлыгы. – Бүген безнең предприятиеләрнең актив хезмәттәшлеге дәвам итә. Белорус трактор техникасы, ашлык җыю һәм азык җыю комбайны сатып алудан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең алдынгы фәнни диалогы һәм селекция һәм орлыкчылык буенча бергәләп чишелешләр эзләү үсеш ала».
Республика кырларында Беларусь тракторлары һәм авыл хуҗалыгы техникасы эшли, Беларусьтан кайтарылган  шәһәр автобуслары һәм трамвайлары үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Ә быел август аенда Казанның җәмәгать транспорты паркын МАЗ троллейбуслары тулыландырды.
«Татарстан белән Беларусь төбәкләре арасында чын мәгънәсендә партнерлык мөнәсәбәтләре барлыкка килде, үзара аңлашуга һәм дуслыкның югары дәрәҗәсенә ирешелде, – дип билгеләп үтте Парламент Җыенының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе рәисе Алексей Кушнаренко. – Шулай да, Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүнең зур потенциалы бар, кооперация ягыннан да, импортны алмаштыру ягыннан да».

Парламент Җыены – ике дәүләтнең сәяси, хокукый, икътисади, социаль, экологик, гуманитар һәм башка өлкәләрдә интеграциясенең норматив-хокукый базасын үстерү максатларында төзелгән Белорусь һәм Россия Берлегенең вәкиллекле органы.

Парламент Җыены Беларусь Республикасы Милли Җыены һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены делегатлары булган депутатлардан тора. Һәр парламент депутациясе 36 парламентарийны үз эченә ала


Фикер өстәү