17 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Участок терапевтлары көне

17 октябрьдә Россиядә участок терапевты көне билгеләп үтелә. Терапевт –  киң профильле белгеч, ул халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүдә иң мөһим звено. Авыруның беренче билгеләре, хроник авырулар кискенләшкәндә һәм планлы медицина тикшерүе вакытында нәкъ менә терапевтка мөрәҗәгать итәбез.

 

Хәерчелекне бетерү өчен көрәш көне

1992 елда БМО Генераль ассамблеясе 17 октябрьне Хәерчелекне бетерү өчен көрәш көне дип игълан итә һәм барлык дәүләтләрне хәерчелек һәм ярлылыкны бетерү белән бәйле конкрет чараларга багышларга чакыра.

БМО мәгълүматлары буенча, 736 миллион кеше фәкыйрьлек чиге астында яши. Ә 2030 елга Җир шарындагы халыкның 7 проценты, яки 575 миллион кеше, бик ярлы шартларда калырга мөмкин.

 

Витус Беринг экспедициясендә катнашучылар тарафыннан Петропавловск-Камчаткага нигез салына

1740 елның көзендә «Изге Петр» һәм «Изге Павел» пакетболлары Камчатканың Көнчыгыш ярларына чыга. Монда экспедиция Авачинск җирләренең бухтасында кышлый. Шулай итеп 1740 елның 17 октябрендә Камчатка башкаласы Петропавловск – Камчатский шәһәренә нигез салына.

 

«Батырлык өчен»

1938 елның 17 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Батырлык өчен» медале булдырыла. Медаль белән Ватанны саклаганда һәм хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлык өчен Кызыл Армия, Хәрби-Диңгез флоты, чик һәм эчке гаскәрләр хәрбиләре һәм СССРның башка гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары бүләкләнә.

 

Кенигсберг СССР составына керә

Ялта һәм Потсдам конференцияләре карарлары буенча 1945 елның 17 октябрендә Кенигсберг һәм аның җирләре СССР составына кертелә. 1946 елның апрелендә РСФСР составында яңа өлкә барлыкка килә, ә өч айдан соң аның төп шәһәре яңа исем ала – Калининград.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү