Фәрит Мөхәммәтшин медик-волонтерлар белән очрашты

Укуда – алдынгы, эштә – батыр, бәла килсә – ярдәмчел. Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Казан дәүләт медицина университетында шушы сыйфатларга ия медик-волонтерлар белән очрашты. Моннан тыш, ул уку йортының Гыйльми советы утырышында катнашты, 2021 елның кабул итү кампаниясенә йомгак ясады.

– Коронавирус безгә үз шартларын куйган катлаулы чорда яшибез. Шунысы сөендерә: сез укуыгызны ташламыйча, сәламәтлек саклау тармагына терәк булдыгыз, табибларга ярдәм иттегез. Узган елның язында университет укытучылары, клиник ординаторлар беренчел звено табиблары вазыйфасын башкарды, шул исәптән вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә дә. Студентлар урта һәм кече персонал вазыйфаларын биләде. Гомумән алганда, университетның 2 меңнән артык вәкиле пандемиягә каршы тору, дәвалау-диагностик ярдәм күрсәтүдә катнашты. Моның нәтиҗәсендә йөзләгән һәм меңләгән кеше гомере сакланып калынды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы искәрткәнчә, пандемия чорында «Бердәм Россия» партиясе теләктәшлеге белән волонтерлык үзәге ачылды һәм университетның 500ләп медик-волонтеры үзәк эшчәнлегенә кушылды. «Сезнең битараф булмавыгыз хөрмәткә лаек!» – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бер фикердә булган, бергә эшләргә, ярдәмләшергә әзер кешеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру – «Бердәм Россия»нең эш алымы.

Шушы ук көнне уку йортының «Доброволец» аудиториясендә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге һәм «Волонтеры-медики» иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге арасында килешү имзаланды. «Әлеге килешү нигезендә без Казан медицина университетында барлыкка килгән волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итү буенча өстәмә бурычлар алдык, киләчәктә дә халыкның сәламәтлеге һәм иминлеге хакына уртак проектларны гамәлгә ашырырга әзер булуыбызны күрсәттек», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү