Татарстан Президенты: Раифа монастыре – безнең республиканың энҗе бөртекләренең берсе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородицкий ирләр монастырендә булды. 3 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр биредә бу монастрьны торгызуның 30 еллыгына багышланган тантаналар уза.

Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән 2019 елда ачылган Раифа монастыре тарихының интерактив музеенда булды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивыннан уникаль документлар, чиркәү кирәк-яракларының, киемнәрнең һәм 17-18 гасырлар кулъязма китапларының сирәк үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Монастырь территориясендә Рөстәм Миңнеханов БДБ илләренең I уеннарында катнашу өчен Татарстанга килгән Әрмәнстан спортчылары белән дә очрашты.

Аннары ТР Президенты Раифа монастырен торгызуның чишмә башында торган архимандрит Всеволод (Захаров) каберенә чәчәкләр салды.

Троицк соборында Рөстәм Миңнеханов православие руханилары вәкилләре белән очрашты. Президент руханиларны монастырь торгызылуның 30 еллыгы белән котлады. «Болар барысы да безнең күз алдыбызда булды. Әлбәттә, башта ук зур өлеш керткән кешеләр дә бар иде. Беренче чиратта, рухани Всеволод. Мин аны шәхсән белә идем һәм бик хөрмәт итәм. Без аның белән күп аралаштык, — диде ТР Президенты. — Бу еллар эчендә биредә бик күп үзгәрешләр булды. Искиткеч музей барлыкка килде. Бирегә бөтен илдән хаҗилар килә, туристлар күп. Раифа монастыре – безнең республиканың энҗе бөртекләренең берсе».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. «Раифа монастыре тулы тормыш белән яши һәм бөтен православие дөньясының горурлыгы булып тора. Монастырьның алга таба да чәчәк атуын телим», — дип өстәде ул.

Соңыннан Татарстан Президенты монастырь тарихына һәм хәзерге тормышына багышланган фотокүргәзмәне карады.


Фикер өстәү