Миңнеханов Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе Волоколамск митрополиты Антоний белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы викарие, Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе Волоколамск митрополиты Антоний белән очрашты.

Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Татарстан Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Мәскәү патриархаты вәкилләре катнашты.

Дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Очрашу барышында Татарстан традицион кыйммәтләрне саклауга җитди игътибар бирә, төбәктә гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дустанә яши, дип ассызыкланды.
Волоколамск митрополиты Антоний Казанга«Валдай» халыкара дискуссия клубы конференциясендә катнашу өчен килде.


Фикер өстәү