Казан аэропортына бер самолет төшеп утырырга мәҗбүр булган

Сәбәбе –юлчының сәламәтлегенә куркыныч янау.

Төнлә Казан аэропортына Кемероводан Санкт-Петербургка очучы самолет төшеп утырырга мәҗбүр булган. Аэропортның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, самолетта бер пассажир аңын җуя башлаган. Шул сәбәпле очкычны Казанга төшереп утырту турында карар ителгән.

Юлчыны медиклар каршы алып, хастаханәгә озаткан. Шуннан соң очкыч янә Санкт-Петербургка юл алган.


Фикер өстәү