Озакламый юлга йөртүчесез машиналар чыгачак

Бу хакта Владимир Путин белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин “Ясалма акыл дөньясына сәяхәт” дигән конференциядә якын араларда Мәскәү-Петербург юлына (М11) йөртүчесез машиналар чыгаруның күздә тотылуын белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, илебез бу җәһәттән көндәшләрен артта калдырган. “Пилотсыз машиналарга килгәндә, бик яхшы эшләнмәләребез бар. Ул гына да түгел, без көндәшләребезне шактый ук артта калдыруга ирештек”, – дип билгеләп үткән ул.

План нигезендә, “беспилотник”лар М-11 юлына башта эксперимент рәвешендә чыгарылачак. 2024 елдан инде “корыч ат”лар йөртүчесез генә чын-чынлап йөкләр ташый башлаячак.

2030 елга кадәр федераль юлларның барлыгы 19,5 мең чакрымында йөртүчесез машиналарның йөк ташыячагы күздә тотыла.


Фикер өстәү