Татарстанда 18 мәктәптә пилотсыз очкычлар эшләргә өйрәтү буенча махсус сыйныфлар ачыла

Быел Татарстанның 18 мәктәбендә пилотсыз очкычлар эшләргә өйрәтү буенча махсус сыйныфлар ачылачак. 1 июльдән Лаеш техник-икътисад техникумында практик әзерләү үзәге ачу күздә тотыла. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда Төбәкне идарә итү үзәге оештырган туры эфир вакытында шул хакта сөйләп үткән.

“Лаеш техник-икътисад техникумында белгечләр әзерләү эше алып барылды, уңай тәҗрибә тупланды. Бу юнәлешнең алга таба да үстерелүенә ышанабыз. Мәктәпләргә исә әлеге юнәлеш инженерлык һәм психолог-педагогик сыйныфлар үрнәге буенча кертеләчәк”, – дип сөйләп үткән министр.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә 1 гыйнвардан Президент Владимир Путин тәкъдим иткән илкүләм проект – “Пилотсыз авиация системалары” проекты пәйда булды. Мәгърифәт министрлыгы төбәкләр арасында мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында пилотсыз авиация системалары буенча махсус сыйныфлар (түгәрәкләр) булдыру җәһәтеннән бәйге игълан итте. Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан, бәйгедә катнашып, җиңүче 30 төбәк арасына кергән.

Проект 2024 елдан 2030 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.


Фикер өстәү